Җәмгыять
14 апрель 2022, 07:20

“Чара күрегез! Самокатчылар тәртипсез йөри!”

Уфа халкы балаларның куркыныч мавыгуы аркасында төбәк башлыгына мөрәҗәгать итте.

“Чара күрегез! Самокатчылар  тәртипсез йөри!”“Чара күрегез! Самокатчылар  тәртипсез йөри!”
“Чара күрегез! Самокатчылар тәртипсез йөри!”

Уфада яшәүчеләр төбәк башлыгына  самокатчыларның  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләренә, шул рәвешле башкаларның  сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә куркыныч янавына зарланалар.

    “Кайчан шул самокатта йөрүләрне 18 яшькә кадәр тыярлар инде?! Бүген төнлә электр самокатчигы парковкаланган машинага килеп бәрелде, сыдырылган һәм яньчелгән эзләр калды.  Уфанет камерасы якынча 10лап кешедән торган самокатчылар төркеменең проспектта машиналар йөри торган җирдән җилдерүен, аннары   ишек алларына кереп китүләрен  теркәгән. Көндез дә тыныч түгел, алар зур тизлектә йөриләр, бернинди кагыйдәләрне үтәмиләр! Чара күрегез, зинһар!" - дип мөрәҗәгать иткән Гүзәл исемле ханым.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас