

Русия IT-компанияләре үз хезмәткәрләре өчен дәүләт хезмәтләре порталында армиягә баруны кичектереп торуны рәсмиләштерә алачаклар. Бу хакта Telegramдагы министрлык каналы хәбәр итә.
«IT-компанияләр хезмәткәрләр "Госуслуги" да армиядән кичектерүне рәсмиләштерә алачак", — диелә хәбәрдә. Министрлык аккредитацияләнгән IT-компанияләргә хезмәткәрләрне армиядән кичектерү кагыйдәләре белән хат юллады. Тиешле гаризаны 19 апрельдән 1 майга кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Шартлар нигезендә, хезмәт шартнамәсе буенча эшләүче, белгечлек буенча югары белемле, аккредитацияләнгән компаниядә хезмәт стажы 11 айдан да ким булмаган РФ гражданнары хезмәттән вакытлыча кичектерелә ала.