Җәмгыять
10 апрель 2022, 21:01

Уфалылар үзләре сайлый

Сылтамаларга күз салыгыз. 

15 апрельдән  30 майга кадәр Төзекләндерү объектларын сайлау буенча икенче бөтенрусия онлайн тавыш бирү  үтәчәк.  Уфалылар катнашлыгында башкалабызның җәмәгать территорияләре   күзгә күренеп үзгәрергә мөмкин, күркәмләгән объектлар исә шәһәребез халкы һәм кунакларын үзенә җәлеп итеп торачак.

Исегезгә төшерәбез, бөтенрусия онлайн тавыш бирү “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль проектының “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты (Владимир Путин 2018 елның май указларына ярашлы булдырган )   кысаларында узачак. Тавыш бирүне РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыклары оештыра. Һәр русияле, Дәүләт хезмәтләре порталы, я булмаса  мобиль телефон яисә Волонтёр кушымтасы аша тиз теркәлү үтеп, za.gorodsreda.ru платформасында тавыш бирә ала.

Аннары, онлайн тавыш бирүне тиешле дәрәҗәдә оештырыр өчен төрле волонтерлар штабы булдырылган. Әгәр дә сезнең волонтерлар штабына кушыласыгыз килә икән, кандидатлар теркәлеше DOBRO.RU порталында үтә.

Чыганак: ufacity.info

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас