Җәмгыять
11 апрель 2022, 07:39

Ничә яшьлекләр арасында эшсезләр күп?

Башкортстанда 83 меңнән артык кеше бер кайда да эшләми.

Ничә яшьлекләр арасында эшсезләр күп?Ничә яшьлекләр арасында эшсезләр күп?
Ничә яшьлекләр арасында эшсезләр күп?

2021 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда эшсезләрнең уртача яше 37,7 яшь.  50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк эшсезләр 21,7 процент, 25 яшькә кадәрге кешеләр 13,2 процент тәшкил иткән. Хатын-кызлар  арасында “рәсми" рәвештә эшсез дип саналучылар узган ел 4,6 процент тәшкил иткән, ирләр арасында — 4,1 процент.

Шул ук вакытта, безнең төбәктә эшләүче кешенең уртача яше 40,8 яшь. Ә 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрнең 26,6 проценты эшли,  25 яшькә кадәрле егет һәм кызларның 6,5 проценты рәсми рәвештә хезмәт хакы алып эшли.

Төбәктә эшләүчеләрнең саны 1,913 млн кешегә җитә,шуларның 1,830 млн кеше-икътисад өлкәендә. 83 меңнән артык кеше бер кайда да эшләми. Республикада эшче халыкның күбесе шәһәрләрдә — 60,4 процент.

 2021 елда Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе 1993 елдан бирле иң түбән билгедә булган. "Хезмәт базарында уңай тенденцияләр күзәтелә. Ил җитәкчелеге халыкны эш белән тәэмин итүне 2019 ел дәрәҗәсенә кадәр мендерү бурычын куйган иде һәм бу тормышка ашты. Уртача алганда, 2021 елда эшсезлек дәрәҗәсе 1993 елдан бирле иң түбән билгедә тора — 4,3 процент.

Ничә яшьлекләр арасында эшсезләр күп?
Ничә яшьлекләр арасында эшсезләр күп?
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас