

Һәр басма өчен иң зур сынау чоры бу. Ничек үтәр ул, нәтиҗәсе нинди булыр? Борчылырга урын бар. 2015 ел белән чагыштырганда подписка күрсәткече 110 процентка түбән тәгәрәгән. Коточкыч тәгәрәү бу. Басма матбугатның аянычлы хәлгә калуына, әлбәттә, соңгы еллардагы төрле кризислар үз өлешен кертми калмады.
Дәүләт заказын үтәүче тармак килмешәк хәлендә калды. Соңгы тапкыр дәүләт аңа 2014 елда 3 миллиард күләмендә ярдәм күрсәткән иде. Шуннан бирле басма матбугатка игътибар кимегәннән кими барды. Дәүләт игътибарыннан төшеп калуга Интернетт ярдәм иткәндер. Мәгълүматны Интернетта бушка алып булганда нигә акча түләп гәзит-журналларга язылырга дип уйлый башлады яшьләр. Ә дистә еллар дәвамында гәзиткә язылган укучылар картая, бакыйлыкка күчә бара.
Ләкин, җәмәгать, бушлай Интернетның да көннәре санаулы булачак. Күп кенә басмалар интернет, сайтлары өчен түләү тәртибе кертте дә инде. Еллар дәвамында Интернетта бушка мәгълүмат табарга күнеккән кешеләргә иртәгәдән мәгълүмат өчен түли башларга авырга туры киләчәк. Әмма башка юл юк. Чит илләрдә шундый фикер өстенлек итә: “Яхшы журналистика арзан була алмый, аның өчен кемдер түләргә тиеш. Бу карашта торучылар үрнәк итеп музыка сәнгатен китерә. “Кешеләр Интернеттан җыр сатып алыр өчен зур булмаган күләмдә акча түләргә әзер бит, гәзитләр белән дә шулай булачак”, – ди алар.
Әмма «Өмет» кебек милли басмаларны һәм аларның авылда яшәүче әбүнәчеләрен – өлкән буын кешеләрен мондый хәлгә кую дөрес булырмы? Аннары, милли матбугатның миссиясе дә бик киң бит: ул халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, туган телен сакларга ярдәм итә, тәрбияви роле дә зур аның. Бу җәһәттән дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы да бит. Шулай булгач, дәүләт нигә безне читкә этәрә соң? Мәгълүматларга караганда, Европа илләрен кертеп исәпләгәндә Русия матбугат таратуда дәүләт ярдәмен туктаткан бердәнбер ил. Сатуга чыгарылучы басма матбугат та күпкә кимегән. Алар әлегә зур сәүдә үзәкләрендә, гәзит-журналлар сатуны оештырганга күрә генә чагыштырмача яхшырак хәлдә, дип белдерәләр Русия басма матбага таратучылар ассоциациясендә.
– Тиражлар кими, кайбер басмалар бөтенләй ябыла, шул ук вакытта подписка хаклары һаман югары үрмәли. Русия буенча матбугатка язылучылар саны соңгы ярты елда да уртача 11 процентка кимеде, регионнар буенча аерып карый башласаң, бөтенләй борчуга салырлык хәл күзәтелә. Мәсәлән, Мәскәүдә әбүнәчеләр саны 20 процентка, Мәскәү өлкәсендә – 18, нефть чыккан бай төбәкләрдә 21-24 процентка төшкән. Бу – әле югары хезмәт хакы алып эшләгән төбәкләр, ә аз керемлеләрендә хәлләр аеруча авыр тора. Бүгенге авыр шартларда матбугат чараларын субсидияләүне яңадан кайтару – иң яхшы ысул булыр иде. Субсидияләр бирү төбәкләрнең матди хәле начараюга да бәйле. Гәзит-журналлар тарату хакы регионнар өчен күтәрә алмаслык йөк булып тора, – дип белдерде коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгының киңкүләм мәгълүмат чараларын күзәтүче экспортлар советы рәисе Софья Дубинская.
Әйткәнемчә, 1 апрельдән гәзит-журналларга язылу башланды. Кәефне кырганы, гәзитебезгә хакны тагын 100 сумнан артыкка күтәргәннәр. Әле, ягъни 4 апрельдән 14 апрельгә кадәр ташламалы язылу ункөнлеге бара. Шушы форсаттан файдаланып язылып калырга ашыгыгыз, дуслар. Әлеге арту ул почта, ягъни гәзит-журналларны таратуга киткән чыгымнар артуга бәйле. Алдагы көндә безне гәзит кәгазенә хаклар артмасмы, әгәр артса, күпмегә артыр дигән сорау борчый. Чимал җитмәү куркынычы сизелә башлагач, полиграфия тармагы, матбугатчылар премьер-министр Михаил Мишустинга мөрәҗәгать иттеләр. Хәлләр чынлап та хәвефкә салырлык. Март аенда 500 битлек А-4 офис кәгазе хакы 250 сумнан 2 мең сумга кадәр күтәрелде. Офис хезмәткәрләре, почта хезмәте, коммуналь хезмәтләр, хәтта мәктәпләр кәгазь экономияли башладылар. Чөнки аны 5 тапкыр кыйммәт хакка сатып алу бер оешманың да эчке бюджетында каралмаган.
Кытлыкның сәбәбе – кәгазь җитештерү һәм аны агартуда кулланыла торан химик матдәләр булмау. Европа тәэмин итүчеләре аларны Русиягә сатудан баш тарттылар. Ленинград өлкәсендә урнашкан, илдә иң зурлардан саналган “Светогорск кәгазь җитештерү комбинаты” Финляндия белән чиктәш буларак, 20 ел дәвамында химик реагентларны алардан алган. Дистә еллар дәвамында тотрыклы хезмәттәшлек булгач, реагентларны ай саен, кирәгенчә генә сатып алган , зур запаслар тупланмаган. Март аенда Финляндия реагентлар сатуны чикләгәч, комбинатның эше туктап калган. Башка регионнардагы кәгазь җитештерү комбинатларының да хәлләре шул чама. Сәүдә туктап калыр дип уйламаган идек, диләр барсы да. Кәгазьне агартуда натрий хлориды кулланыла. Федераль таможня хезмәте белдерүенчә, узган елда Русия кәгазь комбинатлары 20 миллион долларга 36 мең тонна реагент сатып алган. Көчле химия сәнәгате булган Русия нигә аны да чит илдән сатып алган соң? Белгечләр әйтүенчә, натрий хлориды җитештерү технолгиясе хуҗабикәләр көндәлектә кулланган “Белизна” агарту сыекчасыннан әлләни аерылмый икән. СССР бөтен эчке ихтыяҗны тәэмин итә алган. Тик ил таркалгач, Русиядә натрий хлориды җитештерүче бер генә предприятие дә калмаган. Янәсе, аны елына 50 мең тонна җитештергәндә генә яхшы керем алырга була, дип җитештерүне туктатканнар. Яхшы керем булганда гына эшләргә өйрәнеп алган либерал экономистлар исәпләп чыгарган инде моны. Ә 30 ел дәвамында аны долларга сатып алырга акча табыла. Кайсы тармакны алсаң да менә шундый заманча икътисад.
Бүген комбинатлар Кытай, Һиндстан һәм Төркиянең химик реагентлар җитештерүчеләре белән элемтәләр урнаштыра башлаган. Көрчеккә килеп терәлгәч, Русия химиклары үзебездә җитештерүне тергезергә җыена. Ләкин моның өчен вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә комбинатлар агартусыз кәгазь җитештерүгә күчә. Светогорск комбинаты түбән сыйфатлы реагентлар куллана башлаган. Алар киң кулланылышта булган офис кәгазе җитештерүләре белән билгеле. Түбән сыйфатлы реагент белән җитештергән кәгазьләре OZON сәүдә челтәренә чыгарылган. Яңача җитештерү нәтиҗәсендә кәгазьнең аклыгы 60 процент тәшкил иткән. Элек ул 97 процент аклык белән җитештерелә иде. Димәк, бу офис кәгазе ак түгел, саргылтрак төстә дигән сүз. Гади итеп әйткәндә, гәзит кәгазе дәрәҗәсендә. Китап тышлыкларына, журналларга ак һәм сыйфатлы кәгазь дә башлыча Финляндиядән китерелгән булган. Бүген китап нәшриятләре һәм журнал басучы типографияләрнең эше тукталу чигендә. Белгечләр әйтүенчә, гәзит кәгазенә дә кытлык булуы бик мөмкин. Аңа хак инде 20 процентка күтәрелгән, димәк, басма матбугатка да хак күтәреләчәк дигән сүз. Шуңа күрә , “Өмет”кә әле үк язылып куйсагыз, отарсыз. Кайбер комбинат җитәкчеләре бездә картон һәм бәдрәф кәгазе күпләп җитештерлә, дистәләгән илләргә сатабыз, дип мактанырга ярата. Ни кызганыч, бәдрәф кәгазендә журнал һәм гәзит басып булмый шул. Мәсьәләнең икенче ягы – кәгазь җитештерү комбинатларының иң эреләренә чит ил кешеләре хуҗа. Өстебезгә урман аварга торган илдә кәгазь җитештерү комбинатларына чит ил кешеләре хуҗа булу – бөтенләй башка сыймаслык хәл. Шулай булгач, елның елында гәзит кәгазенә хаклар артуына аптырыйсы түгел. Кәгазьгә хак арту, үз чиратында, гәзит-журналларның бәясе үсүгә китерә. Авылларда йөргән чакта укучыларыбыз безгә еш кына, гәзитегезгә хакны янә арттыргансыз, дип ризасызлык белдерүчән. Бездән торса икән ул!
Кәгазь җитештерү тармагы чит ит кулында дигән сүзләргә дәлил итеп түбәндәге мисалларны китерик.
Архангель өлкәсендәге – Коряжме, Иркутск өлкәсендәге Братск һәм Усть-Илим шәһәрләрендәге эре комбинатларның 50 процент акцияләренә Американың International Paper компаниясе хуҗа, калган 50 процентның хуҗасы Швейцариядә теркәлгән. Светогорск комбинаты – 2020 елдан Американың SyvIamo Corporation компаниясе кулында. Воронеж, Подольск, Истра, Ульяновск шәһәрләрендәге комбинатларның хуҗалары Австриянең Вена шәһәрендә утыралар. Федерация Советының агач эшкәртүчеләр экспертлар советы җитәкчесе Олег Нумеров: “Советлар Союзында төзелгән эре кәгазь җитештерүче комбинатларның хуҗалары Европа һәм Америкада булгач, нинди яхшылык көтәргә була инде. Алар ни телиләр, шуны эшлиләр”, – дип ачынып чыгыш ясаган иде. Хакны да үзләренчә куялар әлбәттә. Мисал өчен, Төркиягә кәгазьнең тоннасын 380 доллар белән, Финнарга – 390, Германиягә – 400, Украина һәм Русиягә 440 доллар белән сатканнар. Русия чималыннан, үзебездә җитештерелгән кәгазь өчен безгә иң югары хак куялар. Русия кәгазь кулланучыларына гәзит кәгазе хакы 2016 елда – 35 процентка, 2018 – елда 42 процентка, 2020 елда 28 процентка арткан. Соңгы биш елда арту 105 процент тәшкил иткән.
Матбугатны дәүләтнең иң көчле коралы диләр. Чынбарлыкта бүген без андый куәткә ияме? Көчле, һөҗүм итүчән журналистика булсын өчен аңа дәүләт игътибары кирәк. Әнә дәүләт ярдәме булгач, армиябез ничек куәтләнде. Инде идеологик фронтны да көчәйтергә вакыттыр. Ул аксый, хәтта нык аксый. Көчле журналистика, көчле идеология дәүләт ярдәменнән башка була алмый. Журналистика – ул илнең рухи калканы. Гәзит-журналларыбыз көчле, журналистларыбыз җегәрле һәм кыю булса, илебезнең дә нигезе ныклы булыр. Югыйсә, бүгенгедәй акланучылар ролендә генә яшәрбез.
Фото:rbc.ru