Җәмгыять
11 Апреля 2022, 14:55

8 районда эшләр бара

Тиздән район-шәһәрләребез тагы да күркәмләнер. 

Уңайлы шәһәр мохите булдыру бөтенрусия конкурсында җиңү яулаган 8 проектны 1 сентябрьгә кадәр тормышка ашырачаклар. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифасын вакытылча башкаручы Алан Марзаев  республика белән идарә итү үзәгендә атна саен уза торган оператив киңәшмәдә белдерде.

Сүз Баймак, Белорет, Благовещен, Дәүләкән, Сибай, Учалыда һәм Мәләвез районының Воскресенское авылындагыҗәмәгать территорияләрен төзекләндерү проектлары турында бара. Алар Уңайлы шәһәр мохите булдыру бөтенрусия конкурсының икенче этабы нәтиҗәләре буенча 2020 елда федераль грантлар алды. Проектларны тормышка ашырыр өчен бүленгән 520 миллион сумны тулы күләмдә 2021 елда үзләштергәннәр. Бүген эшләр республика бюджет исәбенә дәвам итә.

Алан Марзаев билгеләвенчә, финанс-икътисади шартлар үзгәрү сәбәпле, төзелеш материаллары һәм корылмаларга хаклар сикерү белән өстәмә финанслар бүлү таләп ителә. Радий Хәбиров бу мәсьәләне республиканың финанс министрлыгы белән берлектә өйрәнергә йөкләмә бирде. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас