Җәмгыять
11 апрель 2022, 08:41

" 1нче майны көтмәгез!"

Радий Хәбиров барлык район башлыкларына шулай дип мөрәҗәгать итте.

" 1нче майны көтмәгез!"" 1нче майны көтмәгез!"
" 1нче майны көтмәгез!"

 Бүген, 11 апрельдә, узган оператив киңәшмәдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров Уфа мэры Ратмир Мәүлиевтан Уфада “субботник” ничек узуы турында сорашты. "Эшлисе эшләр бар, — дип җавап бирде Уфа хакимияте башлыгы. – Пычрак нык күп җыелган. Салават Юлаев проспекты буенча эшне аеруча көчәйтергә уйлыйбыз.  Бүген юлларга билгеләр сызуга керешәчәкбез. Бурычлар җитәрлек", – диде ул.

Радий Хәбиров әйтүенчә, 1нче майга республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары да тәртипкә керергә тиеш.

"1 Майга бурычлар куйганда мин бераз ялгышканмын, чөнки кар әле озак эрер һәм җыештыру мөмкинлеге булмас дип уйладым. Ләкин, күрүебезчә, кар тиз эреп бетте, шуңа күрә бүгеннән эшкә керешергә була. 1 майны көтмәгез.  Бу атнаны ныклап эшләгез, сезгә берни дә комачауламый. Чистартыгыз, халык та өмәгә чыксын, бу эшкә бөтен көчегезне салыгыз. Урамнарны һәм тротуарларны юарга кирәк. Техникаларны чыгарыгыз. Барлык коммуналь хезмәтләр дә югары режимда эшләсен иде. Тузан булырга тиеш түгел", — дип мөрәҗәгать итте ул барлык район башлыкларына.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас