Җәмгыять
10 апрель 2022, 17:20

«Язгы ташуны җиңәр өчен бөтен көчебезне куябыз»

БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Телеграмм»да  пост урнаштырган.

«Язгы ташуны җиңәр өчен бөтен көчебезне куябыз»«Язгы ташуны җиңәр өчен бөтен көчебезне куябыз»
«Язгы ташуны җиңәр өчен бөтен көчебезне куябыз»

"Кадерле дуслар, узган кышның ни дәрәҗәдә карлы булганын беләсез. Шуңа бәйле рәвештә без елгаларда суның шактый артуын көтәбез. Язгы ташуга әзерләнергә кирәк.

Ташкын безнең өчен - табигый характердагы гадәттән тыш хәлләргә әзерлеккә еллык имтихан. 2021 елда ташкын алдагы елларга караганда җитдирәк булып чыкты. Оператив төркемнәр су басу урыннарында патрульлек итте , зыян күрүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пунктлары оештырды.

Узган ел ахырында табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр шартларында хәвефсезлек чараларын көчәйтү өчен федераль законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер гражданнар мондый хәлләргә куркыныч янаган территорияләрдән эвакуацияләнергә тиеш. Әлбәттә, урамга түгел, ә вакытлыча урнаштыру пунктларына, анда гаиләләргә кирәкле бөтен әйберләрне бирәчәкләр.

Элек эвакуация ирекле иде. Ни өчен ул мәҗбүри булды? Эш шунда ки, коткаручылар, гомер һәм сәламәтлеккә куркыныч янауга карамастан, еш кына кешеләрнең өйләрен ташлап китәргә теләмәве белән очраша. Милекнең саклыгы турында борчылуны аңлыйм, әмма кешеләр еш кына куркыныч дәрәҗәсен бәяләп бетерми, ә мондый гамьсезлекнең бәясе артык зур. Әлбәттә, мәҗбүри эвакуацияне реаль куркыныч булганда гына үткәрәчәкләр, беркем дә юк-бар белән кешеләрне борчымаячак.

Без язгы ташу белән көрәшкә техник әзерлекне башлаган идек инде - бу хакта республика Башлыгы язды. Мәсәлән, Салават районындагы Юрүзән елгасындагы бозны шартлаттылар. Боз тыгыннарын булдырмый калырга мөмкинлек бирә торган башка адымнар да ясалачак, димәк, алар тарафыннан барлыкка китерелгән су басулар да. Кайбер башка превентив чаралар да күрелде: әле узган ел ук елгалар үзәннәрен чистарттылар, яр буе ныгыттылар.

Язгы ташуны җиңәр өчен бөтен көчебезне куябыз, тупланган тәҗрибә безгә катлаулы шартларда оператив эшләргә мөмкинлек бирә. Үзегезне һәм туганнарыгызны саклагыз!" - дип яза Андрей Назаров "Телеграмм"да.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас