Җәмгыять
9 апрель 2022, 17:39

Тахографлар мәҗбүри түгел

Соңгы елларда җәмәгать транспортына, предприятиесе машиналарына тахограф урнаштыру таләбе кертелгән иде.

Тахографлар мәҗбүри түгелТахографлар мәҗбүри түгел
Тахографлар мәҗбүри түгел

Соңгы елларда җәмәгать транспортына, предприятиесе машиналарына тахограф урнаштыру таләбе кертелгән иде. Аның ярдәмендә водительнең күпме ял итүен, нинди маршрут буенча ничә сәгать хәрәкәт итүен күзәтеп була.

Ерак юлларда алсыз-ялсыз йөрүче водительләр йончып йоклап китәләр һәм зур аварияләр эшлиләр. Шуларны булдырмау өчен тахографлар урнаштыру мәҗбүригә әйләнгән иде. Бу шәхси транспортта халыкны хезмәтләндерүче автобус хуҗаларына да, төрле оешмалар паркларына да сизелерлек матди чыгымнарга әверелде Русия Хөкүмәте. 1 апрельдә шәһәр автобусларын тахографлар белән тәэмин итү мәҗбүри таләбен юкка чыгарды. 2024 елның 1 мартына кадәр тахографлар урнаштыру ирекле булачак. Әлеге карар,  бүгенге авыр шартларда оешмаларның чыгымнарын киметү максатында кабул ителде.

Фото: zen.ati.su

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас