

Нива тарихы 1970 елдан башлана. Ул вакытта СССР Министрлар Советы рәисе Алексей Косыгин ВАЗ, АЗЛК, “Ижмаш” заводларына начар юлларда да хәрәкәт итәргә җайлаштырылган машина уйлап табарга боерык бирә. Конкурс йомгаклары буенча ВАЗ заводы җиңүче дип табыла. 1977 елның 5 апрелендә завод конвейрыннан беренче автомобиль эшләнеп чыга. Шушы еллар эчендә Нива йөк машинасы да, кабриолет та, броньланган инкассатор машинасы булырга да өлгерә. Нива төрле халыкара узышларда: “Париж- тунис” “Дакар” “Ралли фараонов”, “Атлас”, “Камрун”, “Вэлли”, “Маквей-1000” җиңүләр яуларга, призлы баскычларга күтәрелергә дә өлгерә. Аны чит ил кешеләре дә бик теләп алдылар һәм алалар.
Кырык биш ел эчендә Тольяттида 3 миллионга якын Нива җитештерелгән. Шуларның 530 меңе чит илләргә сатылган. Ул дизель двигателе белән дә, дүрт ишекле итеп тә чыгарыла. Соңгы моделен күрсәң, чит ил машиналарыннан бер дә калышмый дип горурланып әйтергә була. Иң мөһиме, аңарда бүген кытлыкка әйләнеп баручы чит ил детальләре юк дәрәҗәсендә. Хәзер моңа аерым игътибар бирелә башлар инде.
Фото: ачык чыганактан