Җәмгыять
9 Апреля 2022, 17:29

Медицина тикшерүендә үзгәрешләр

Март аеннан мотлак кирәк булган медицина белешмәсе алу өчен тикшерелүдә үзгәрешләр бар.

Медицина тикшерүендә үзгәрешләрМедицина тикшерүендә үзгәрешләр
Медицина тикшерүендә үзгәрешләр

Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы нигезендә, машина йөртү өчен таныклык алганда яки яңартканда, наркотик һәм психотроп матдәләрне тикшерү өчен сидек, шулай ук алкогольне күпләп куллану биомаркерын билгеләү өчен кан тапшырырга кирәк  булачак. Тикшерүне бары тик дәүләт медицина учреждениеләрендә генә узарга  була. Әлбәттә, бу катгый таләпләр бар кешегә дә кагылмый. Иң җитди таләпләр исерек килеш яки наркотик матдәләр кулланганнан соң идарә итүдән мәхрүм булганнарга куела. Медицина белешмәсе алу өчен нинди табибларны үтәргә кирәк соң:

*Офтольмолог, күрүчәнлекне һәм линза яки күзлек кирәкме-юкмы икәнлеге;

*Психиатр, психик һаләтне;

*Психиатр-нарколог наркотик матдәләр һәм спиртлы эчемлекләр куллану дәрәҗәсен;

* С, D, CE, DE, Tm, Tb категорияләре һәм С1, D1, C1E, D1 E төркемчәләре таныклыгы алырга теләүчеләр өчен невролог мәҗбүри, нарколог һәм психиатрны, хәзерге кебек, наркологик һәм нейропсихиатрик диспансерларда, машина йөртүченең теркәлү яки даими яшәү урынында гына үтелә.

Нигә сез кан һәм бәвел тестларын үтәргә тиеш?

Бу тестлар машина йөртүченең канында һәм бәвелендә тыелган матдәләр барлыгын һәм нинди күләмдә булуын күрсәтәчәк. Тикшеренүләр еш спиртлы эчемлекләр яки наркотик матдәләр куллануны ачыкласа, бу кешегә машина йөртүне чикләячәкләр. Күрсәткечләр артык булса, кешене дәваханәгә озатачаклар һәм анда аны җентекләп тикшерәчәкләр. Клиникада спиртлы эчемлекләр яки наркоманиядән дәваланган водительләр турында хәбәр ЮХХДИ идарәсенә җиткереләчәк. Андый кешеләр бәйлелектән савыгуы турында белешмә алганчы машина руле артына утырырга тиеш түгел.

Нарколог һәм психиатрда тикшерелү үткәндә, яки өстәмә тикшерүләр үткәрелгәндә медицина белешмәсе бәясе сизелерлек арта. Медицина белешмәсе, элекке кебек, бер елга бирелә.

Әгәр сез эчкән килеш яки наркотик матдәләр кулланып машина йөртеп тотылмаган булсагыз, таныклыктан мәхрүм ителмәсәгез, куркыр сәбәп юк. Мәхрүм ителгәннәр һәм авыр яки хәвефле йөк йөртү өчен кирәк булган категорияләр ачтырганда гына таләпләр җитдиләтелде. Шунсыз мөмкин дә түгел.

Закон таләпләре булу гына җитми, кешенең үз эшенә җитди каравы да кирәк. Элек тә ныклап тикшереп тормыйча язып кына җибәрүче табиблар бар иде, әле дә алар әллә кая китмәде. Кемгә эләгәсең, кыскасы. Соңгы таләпләр буенча иң авыры наркологны үтүе, диләр.

Артык таләпчән наркологка эләксәң, аның теләсә кемне өстәмә тикшерү үтәргә җибәрергә хокукы бар. Гәрчә син водитель таныклыгыннан мәхрүм ителмәгән булсаң да.

Мисал өчен, түбәндәге билгеләрнең өчесен сездә ачыкласа, нарколог дәваханәгә, өстәмә тикшерүгә озатачак:

*хәлсезлек, йокы килү;

*эмоциональ тотрыксызлык;

*озак уйлап тору;

*тән тиресе яки күз кабакларының селкенүе;

*тән тиресе корылыгы;

*тахикардия;

*күзләрнең кысыклыгы яки зураюы;

*ут яктылыгына әкрен реакция;

*куллар калтырау;

*тотрыксыз адымнар;

*кан тамырларында энә эзләре;

*артык дулкынлану;

*артык тирләү;

Фото:avtocod.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас