Җәмгыять
8 апрель 2022, 08:10

Тагын СанПиНны бозганнар

Мәктәпләрдә балалар туклануы  нык сыйфатлы булырга тиеш дип сөйләп торалар да соң...

Тагын СанПиНны бозганнарТагын СанПиНны бозганнар
Тагын СанПиНны бозганнар

Башкортстанда  суд приставлары суд карары буенча тагын бер мәктәпнең азык-төлек блогын 60 көнгә япкан.

"Роспотребнадзор"ның планлы күчмә тикшерүе вакытында Ишембай районының Канакай авылындагы   Якуп Колмый  исемендәге урта гомум белем бирү мәктәбендә  азык-төлек блогы эшчәнлегенә карата  санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу  очраклары ачыкланган.

"Яшелчәләр, балык һәм  барлык төр  итләрне беренчел эшкәртү, салкын кабымлыклар әзерләү барысы бер бинада башкарыла. Бу хәлләр учреждениедә йогышлы авырулар барлыкка килүгә ярдәм итә",-дип аңлаталар  федераль суд приставлары хезмәтенең  БР буенча  идарәсенең матбугат хезмәтендә.  

Юридик затка карата  административ  протокол төзелгән.  Ишембай шәһәр суды Ишембай районы, Канакай авылы, Школьная урамы, 25 адресы буенча азык-төлек блогының  эшчәнлеген  60  көнгә туктатырга карар итте.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас