

Өй кыегыннан беренче тамчы тамганын күрү белән авыл кешесе җиңен сызгана башлый. Карлы кыш уртасында да мич башында ятмый ятуын, шулай да елның туң фасылында эшләрдән бераз тын ала әле ул. Ә менә хәзер кинәт ныклап эри башлаган кар сулары ихатасына, йорт-курасына кермәсен өчен сакка басудан башлана аның иксез-чиксез эшләре...
Илеш районы Дөмәй авылында яшәүче Әхнәф Сәмигуллин да капка алдындагы һәр гөрләвекне “контроль”дә тота. Кечкенә су юнәлешен борып, капка астыннан юл алса, ишек алдын “юып” чыга бит.
–Ихатада кар тотмыйм, анда тиз эреп бетәр. Урам ягыннан гына кермәсен. Быел яз чак кына соңга калды шул, мин киткәнче эреп бетәргә тиеш иде,– ди ул юлга чыгарга калган санаулы көннәрен барлап. Күпчелек авыл ирләренә хас булганча Себер якларында вахта ысулы белән эшләп йөри. Бер ай эштә, бер ай авылда.
–Себергә барып ял итеп кайтам да авылда утын чыгарганчы эшлим, – дип көлә Әхнәф. – Анда үзеңнең 10 сәгатеңне эшлисең дә кайтып ятасың. Техникаң ватылмаса, бер мәшәкатең юк. Бер кайгың юк. Тулай торагыңа кайтып, ашарыңа пешереп ашагач, эшең бетә. Ә авылда бер уйсыз гына тышка чыгып бас – барысы да күзгә чалына! Бу багана кыйшайган, теге койма авышкан... Себердә эш сәгатеннән соң тамак туйдыргач, уйланып ятам, авылга кайтып башкарасы эшләр планын корам. Башта тегесен эшләргә кирәк, аннан монысын... Кыскасы, вахтадан кайтканда бәдрәф кагазе рулоныннан озынрак эшләр исемлеге тезелгән була минем.
Шулай җайга салынган аның тормышы. Ни дисәң дә ярты гомере Себердә үткән бит. 24 ел стажы бар. Мәктәптә 9 сыйныф белем алганнан соң СПТУда водительгә укып, таныклык алгач, чыгып киткән. Эшкә чыгып киткән, әмма авылдан түгел. Өч малайның иң өлкәне булса да, төп йортта ул калган.
–Энекәшләр авылны тарталмыйбыз, диделәр, шәһәрләргә чыгып киттеләр. Мин, киресенчә, шәһәр фатирында яши дә белмим, яши дә алмыйм. Безнең дә район үзәге булган Югары Яркәйдә фатир бар. Малайлар өчен анда мөмкинлекләр киңрәк дип, укырга шунда күчергән идек. Мин эштә чакта гаиләм шунда яши. Ә мин анда озак тора алмыйм. Укулары беткән сәгатькә барып алам да, авылга кайтабыз. Ихатада йөрим, саф һава иснәп яшим. Авыл малае мин. Авылда туып үскәч, җир якын, – ди.
Ике малай үстерүче Әхнәф белән Галия 2018 елда Югары Яркәйгә күченергә карар кылган. Бүгенге көндә уллары 14 яшьлек Линар белән 10 яшьлек Айназ Югары Яркәйнең 1 санлы гимназиясендә белем ала, ә Галия шунда ук ашханәдә эшли. Әтиләре Әхләмнең бакыйлыкка күчүенә 14 булып киткән. Әниләре Глүсә апага ялгызына мал каравы авыр булыр дип, күченгән елны сыерларын бетергәннәр.
-Ике балам белән хатыным Яркәйдә булгач, әни ялгызы мал карап яши алмый бит инде. Җәйге якта чебеш, үрдәк карап, инкубатор белән булышып торса, бик җитә. Иң мөһиме, сәламәт булсын. Эшкә китсәм дә, көненә ике тапкыр иртәле-кичле шалтыратып, хәлен белеп торам. Әни берәү генә бит, – ди Әхнәф. Аның сүзләренә Галия дә кушыла.
-Атна буе укыйбыз, эшлибез дә аннан авылга кайтып китәбез. Кайтуга ишек ачык, ашарга пешкән, мунча ягылган. Әни булгач, рәхәт. Инде исән-сау гына яшәп ятсын,– ди.
Өч малай үстергән, үзе биш кенә ел бианай белән яшәгән Глүсә апа да балаларына сөенеп туя алмый.
–Галия килен булып төшкәнгә 16 ел. Үземнең кызым булмады. Аллага шөкер, киленем кызым кебек. Янымда да булгач, бигрәк якын. Бианай белән килен кебек түгел, әни белән кыз кебек яшибез. Барысын уртага салып сөйләшәбез, киңәшләшәбез. Әхнәф кайтуга теге эшләр исемлеге янына өстәргә үзебезнең исемлекне дә киңәшләшеп тезеп куябыз, – ди Глүсә апа.
Ә авылдагы эшләр исемлеге бер рулон кәгазьгә генә дә сыярлык түгел, үзегез беләсез. Быел бигрәк тә әйбер хаклары җир кадерен аңларга өйрәтмәкче. Бәрәңге, кишер, суганын гына түгел, җиләген дә, җимеш агачларын да үзең утыртсаң яхшырак. Хәер, Сәмуллиннарның бакчаларында моңа кадәр агачлар аз булмаган. Алмагачлар, төрле төсеннән сливалар, карлыганнар һ.б. гына түгел, хәтта чыршылар, наратлар да үсеп утыра. Быел шуларга өстәп виноград утыртырга ниятләп торалар. Мал тотмагач, бакча эшләренә генә өлгереп була, диләр алар.
Мал тотмагач дисәң дә бозау алып үстерәләр.
– Авыл кешесе өчен мал карауның кыенлыгы юк ул, тик менә ашатырга авыр. Былтыр халык печәнсез интекте. Күпме кешегә бушка печән таратканмындыр?! Запас белән әзерләнгән иде. Ә сатып ала башласаң, кыйммәт. Печән белән генә дә тормый бит әле мал. Шуңа күрә асрауның файдасы юк. Ит кыйммәтләнсә дә, сатып алсаң, шул ук хак чыга кебек... Әмма, икенче яктан, кибеттән нинди ит сатып алганны белеп булмый. Ничек үстергән, нәрсә ашаткан?.. “Ярамаган тагын урыска” дип, укол кадап үстерәләр бит. Ә үз абзарыңда үзеңә дип үстерәсең. Яши-яши өйрәнәсең инде, мин хәзер икешәр ел кышлатып тормыйм, бер елдан суеп эшкәртәм. Шулай иткәндә ите дә йомшак, мәшәкате дә азрак, дигәндәй. Тире җыючы 1 яшьлек бозау тиресе икәнен белгәч, “байлар шулай итеп ашый, энекәш”,– диде. “Ә нигә мин байлардан ким мени?”– дип җавапладым. Дөнья куам дип яшәп булмый инде. Бөтен кешедән дә кала. Тормышның рәхәтен белеп кенә яшәргә кирәк, – ди Әхнәф.
Әйбер хаклары артуга борчылып бармый, чөнки бер ай элек кенә хезмәт хакларын арттырганнар. Гомумән, хезмәт хакына зарланмый ул. Иң мөһиме, җилкә чыдасын, ди.
Ә җилкә чыннан да калын кирәк. Чираттагы вахтасыннан кайтуга язгы гөрләвекләр күптән агып киткән, кар сулары җиргә сеңеп кипкән булыр. Былтыр коронавируска бәйле эш графиклар үзгәреп бетү сәбәпле, бәрәңге утыртуга да, алуга да эләгә алмый калгач, бик борчылган.
–Быел 9 майларга кайтып төшәрмен дип торам. Үзем утыртам, Алла бирса, – дип тора кар көри торган көрәкләрен җир казый торганнарына алыштырырга җыенучы Әхнәф Сәмигуллин.
Эльмира Ибраһимова.