Җәмгыять
6 апрель 2022, 14:03

Һәр кешегә туган ягы кадерле

Октябрьский шәһәрендә «Атайсал» проекты кысаларында күп кенә эшләр башкарылды.

Һәр кешегә туган ягы кадерлеҺәр кешегә туган ягы кадерле
Һәр кешегә туган ягы кадерле

Октябрьский шәһәрендә «Атайсал» проекты кысаларында күп кенә эшләр башкарылды. Туып-үскән җирләренә БРның Дәүләт җыелышы Корылтае депутаты Әхмәт Ишмөхәммәтов даими ярдәм итә. Ул, шәһәрне төзекләндерүдә дә актив катнашты, медицина учреждениеләренә ярдәм күрсәтте. Әхмәт Ишмөхәммәтов барлыгы 15 проектта катнашты. Ул хуплаган проектлар арасында - "Георгиевская лента" монументы төзелеше, пандемия чорында хастаханәне транспорт белән тәэмин итү, 11-нче санлы татар гимназиясендә музейны капиталь ремонтлауны үз өстенә алды.

"Әхмәт Вәлиәхмәт улы белән безнең хастаханә күптән хезмәттәшлек итә. Әгәр мондый җитәкчеләр, эшкуарлар булмаса, без 2020-2021 елларда коронавирус белән лаеклы көрәшә алмас идек. Медицина хезмәткәрләре эшенең өр-яңа алымнары барлыкка килде, аларга яшәү шартлары булдырырга кирәк иде. Кыйммәтле медицина җиһазлары да яңартылды. Бврлык өлкәдә дә ярдәм тойдык», — дип сөйләгән „Башинформ“га Октябрьский хастаханәсенең баш табибы Сергей Иванов.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас