Җәмгыять
5 апрель 2022, 06:04

Русиялеләр май бәйрәмнәрендә нишләргә җыена?

Майда безне ике тапкыр 4әр көнлек яллар көтә. 

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Русиялеләр май бәйрәмнәренә ниләр планлаштыруларын сөйләгәннәр.  Күпчелек (41%) ватандашларыбыз бәйрәм көннәрен дачада яисә авылда үткәрергә ниятли. Бу хакта “Туту.ру” сәяхәтләр сервисы тикшеренүенә сылтанып, РИА Новости  хәбәр итә.

21% русияле бу көннәрдә өйдә калырга уйлый, 6% русияле чит илгә чыгарга план корган.

Тагын 6% русияле май бәйрәмнәрендә  Русия диңгез буйларын урап кайтырга карар кылган, 2% тауларга сәяхәт кылырга уйлый.

Тикшеренү мәгълүматларына ярашлы респондентларның 18% май бәйрәмнәрендә эшләячәк.

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас