Җәмгыять
5 апрель 2022, 16:12

Май башында рәттән 10 көн ял булырмы?

Дәүләт Думасы депутатлары май бәйрәмнәрен ун көнгә озайтырга тәкъдим итте.

Май башында рәттән 10 көн ял булырмы?Май башында рәттән 10 көн ял булырмы?
Май башында рәттән 10 көн ял булырмы?

Дәүләт Думасы Вице-спикеры, “Яңа кешеләр” фракциясе депутаты Владислав Даванков май бәйрәмнәрен 1 майдан 10 майга кадәр озайтырга тәкьдим итте. Аның сүзләре буенча, бу кешеләргә көзгә ризык әзерләргә һәм бер-берсе белән күбрәк аралашырга ярдәм итәчәк.

“Яз килде, тиздән язгы кыр һәм бакча эшләре башлана. Русиядә орлыклар белән проблемалар бар,  көзге айларда азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү өчен үзебездә булган барлык орлыкны чәчеп,эшләрне тәмамлап өлгерергә кирәк. Азык – төлеккә бәяләр ничек күтәрелүен күрәбез. Кешеләр ничек яшәргә тиеш? Киң билгеле "борщ җыелмасы" 40% ка кадәр артты. Шуңа күрә, май бәйрәмнәрен көзгә ризык әзерләүгә багышласак, яхшы булыр иде ", - ди депутат.

Өстәмә ял көннәрендә кешеләр көзгә ризык туплап кына калмыйча, якыннары белән күбрәк вакыт үткәрәчәген дә өстәде.

2022 елгы ял һәм бәйрәм көннәре календаре буенча, 1 майдан 3 майга кадәр һәм 7 майдан 10 майга кадәр ял көннәре игълан ителде. "Яңа кешеләр"  ​​айның 4, 5 һәм 6 сы көннәрен дә ял итәргә тәкъдим итәләр.

Чыганак:m24.ru

Фото:m24.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас