

ЮХХДИ полкы хезмәткәрләре ике баласын машинасына утырткан исерек хатын-кызны эзәрлекләп, чак туктаткан. Мәләвез районыннан узган Уфа-Ырынбур трассасында, ЮХХДИ шикле Кытай машинасы артыннан куа китә. Инспекторлар машинаны туктатырга тырышалар, ләкин машина йөртүче бу таләпне санга сукмый.
“Дәүләт юл инспекциясе хезмәткәрләре Салават шәһәренең Ленинград урамына кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны куып баралар. Руль артында 33 яшьлек, Салават шәһәрендә яшәүче хатын – кыз булып чыга. Экспертиза бер литрга чыгарылган һавада 0,719 мг спирт барлыгын күрсәткән”, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Исерек хатын-кыз йөрткән машинада аның алты яшьлек улы һәм кызы да утырган булган. Башсыз анага биш административ протокол төзелгән һәм мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.
Чыганак: Башинформ
Фото: ЮХХДИ