Җәмгыять
5 Апреля 2022, 09:20

80 яше тулганнар капремонт өчен түләргә тиешме?

Гәзит укучы сорау бирә.

80 яше тулганнар капремонт өчен түләргә тиешме?80 яше тулганнар капремонт өчен түләргә тиешме?
80 яше тулганнар капремонт өчен түләргә тиешме?

Исәнмесез, “Өмет” гәзите уңганнары! Сезгә зур  хөрмәт белән Дүртөйле районы Әсән авылының Заводская урамындагы 3нче санлы йортта яшәүче Нәгыймә апагыз Исламова шалтырата.  Миңа сентябрь аенда 83 яшь тула. “Өмет”не күп еллар алдырам, ул миңа иптәш тә, дус та, киңәшче дә. Почтальоннар, кул артың җиңел дип, иң башта миннән яздырталар. Балалар, “Алло, “Өмет” тыңлый”га бер соравым бар иде. Шуңа ачык җавап алырмын дип өметләнеп калам. Сүз капремонтка түләү турында бара. 80 яше тулганнар капремонтка түләүдән азат ителә дип ишеттем. Шул дөресме?  Миңа ай саен 500 сумга квитанция килә. Вакытында түлим. Ялгызым  яшим. Тормыш иптәшем үлеп киткәнгә 24 апрельдә 2 ел була.

     Нәгыймә апа! Соравыгыз буенча рәсми чыганакларга мөрәҗәгать итеп, норматив документларны карап чыкканнан соң, шуларны әйтә алабыз:

       Күп фатирлы йортта торак һәм торак булмаган биналарның барлык милекчеләре дә капиталь ремонт өчен взнос  түләргә тиеш. Взнослардан тулысынча яки өлешчә азат итү РФ Торак Кодексының 169 маддәсендә күрсәтелгән нигезләр буенча гына рөхсәт ителә.

      Кайбер категория гражданнар капиталь ремонт өчен өлешчә түли, кайсыберләре  түләүдән бөтенләй азат ителә. Сүз 80 яше тулган һәм аннан өлкәнрәкләр турында бара. Бу авария хәлендә булган, тиздән сүтеләчәк йортта яшәүчеләргә дә кагыла.

     Русиялеләр, шул исәптән безнең Башкортстанда да, капремонт өчен квитанцияләрне 2015 елдан ала башлады. Шулай итеп, бу түләүләр коммуналь хезмәтләргә карый. Әмма фатир сатканда, капремонт өчен бурычлар яңа милекчегә күчә, ә калган коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар – юк.

     Капремонт өчен түләү буенча гражданнарның берничә төр категориясенә ташламалар каралган. Шулар арасында:

  • 70 яшькә җиткән өлкән яшьтәге кешеләр сумманың 50 процентын түли;
  • 80 яше тулган ялгыз яшәүче гражданнар взнослардан тулысынча азат ителә.

                     Кая мөрәҗәгать итәргә?

     Сезгә капремонт өчен түләүдә льгота каралганмы? Бәлки, түләүдән бөтенләй дә азат ителү хокукына иясездер? Бу сорауларга ачык һәм конкрет җавапны, әгәр ташламалар каралган икән, нинди белешмәләр кирәклегеген

 *     күп функцияле үзәкләргә;

*      халыкны социаль яклау бүлекләренә;

* капиталь ремонтның төбәк операторларына

 мөрәҗәгать итеп белеп була. Нәгыймә апага да шушы инстанцияләрнең берсенә  мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас