Җәмгыять
3 апрель 2022, 13:18

Янә якташларыбызны югалттык

Башкортстанда махсус хәрби операция вакытында һәлак булган якташларыбыз белән хушлаштылар.

Янә якташларыбызны югалттыкЯнә якташларыбызны югалттык
Янә якташларыбызны югалттык

Башкортстанда, 3 апрель, якшәмбе көнне, Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган ике хәрби өчен җеназа үткәрелде.

Республика халкы Дүртөйле районыннан сержант Илфат Әхияров һәм Чакмагыштан Данил Валиевны соңгы юлга озатты.

Илфат Әхияров 1988 елның 16 августында Дүртөйледә туган. Бөре кооператив техникумында укыган, 2007 елда хәрби хезмәткә алынган. 2009 елда контракт буенча хезмәт итә башлаган, Чишмә районындагы Алкино авылындагы, 63494 хәрби частьта шофер булып хезмәт иткән. 2022 елның 25 мартында һәлак булган. Һәлак булганнан соң Шайморатов ордены белән бүләкләнде.

“Без төзәтеп булмый торган югалту кайгысын кичердек. Барысы да Илфатны кыю итеп хәтерлиләр. Бәлки шуңа күрә ул хезмәтне сайлаган. Ни кызганыч, иң кыюлар, алга баручылар һәлак була. Бүген туганнарына, якыннарына, дуслары һәм сыйныфташларына, барлык район халкына авыр”, - диде Дүртөйле хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.

“Бүген без Дүртөйле җиренең лаеклы улы, чын сугышчы белән хушлашабыз. Илфат гомеренең 15 елын Ватанга хезмәт итүгә багышлады һәм геройларча илебезне яклады һәм фашизмга каршы көрәштә һәлак булды. Бөтен Башкортстан халкы белән без Илфат кебек егетләр һәм илебезне яклаучы меңләгән егетләр алдында баш иябез. Мин лаеклы егет үстергән әти-әнисе һәм мәрхүмнең әбисе каршында башымны иеп торам”, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе мәрхүмнең тормыш иптәше Евгениягә  мөрәҗәгать итеп, гаиләне кайгыртучанлык белән чолгап алырга вәгъдә бирде.

"Әйдәгез улыгызны бергәләп үстерик. Сезнең гаиләгезгә республика иңе таяныч булачак - мин сезгә моны вәгъдә итәм. Район хакимиятеннән Илфат Әхияров истәлеген мәңгеләштерү өчен тәкъдимнәр әзерләүне сорыйм”, - диде Радий Хәбиров.

Чакмагышта контракт буенча хезмәт иткән кече сержант Данил Вәлиевны соңгы юлга озаттылар.

Ул 1990 елның 13 июлендә Нефтекамск шәһәрендә туган. 2021 елның сентябрендә өйләнгән, гаиләдә ике бала. 2022 елның 25 мартында һәлак булган.

Туганнары Данилны акыллы, тыныч һәм яхшы дус итеп искә алдылар. Мәктәптә ул спорт һәм патриотик чараларда актив катнашкан. 2009 елның октябрендә армиягә алына, 2013 елдан Алкинодагы хәрби инженер бригадасында өлкән шофер булып контракт буенча хезмәтен дәвам иткән. Хезмәттәшләре ул чын батырларча һәлак булды, хәрби антка тугры калды, дип искә алдылар Һәлак булганнан соң генерал Шайморатов ордены белән бүләкләнде.

“Бу авыр югалтудан арыну мөмкин түгел. Ләкин без беләбез, егетләребез чын батырларча үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, Ватанны, сезне һәм мине яклыйлар һәм саклыйлар. Бу көннәрдә, рус солдатлары, 80 ел элек бабалары кебек, нацистлар безнең илгә кайгы-хәсрәт китермәсен өчен көрәшәләр. Минем геройның әнисенә баш иясе килә. Без ирләрне, балаларны алыштыра алмыйбыз, ләкин республика сезнең гаиләгезгә ныклы таяныч булачак ", -  диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

"Югалту кайгысы Алкино хәрби инженерлар бригадасын урап узыр дип өметләндек. Беренче фаҗигале хәбәр берничә көн элек бригада командиры турында килде, инде тагын бер аянычлы хәбәр. Данил аңлы рәвештә Ватанны саклаучы юлын сайлады, ахырга кадәр үзенең хәрби бурычын үтәде. Бу ата һәм бабаларыбызның лаеклы токымнары, алар 42 нче елда, 112 нче кавалерия дивизиясе составында фашизмга каршы көрәштеләр. Тарих кабатланды. Без сугышчыбыз белән горурланабыз, яшь буынны якташларыбыз үрнәгендә тәрбияләячәкбез ", диде Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич матәм җыелышында.

“Без республиканың данлы улын югалттык. Ул ахырына кадәр антына тугры калды. Бөтен төбәк якташыбызны югалту уңаеннан авыр кайгы кичерә. Без гаиләгез белән һәрвакыт бергә булырбыз, булышырбыз. Без сине беркайчан да онытмабыз, Данил, - диде Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев,

Җеназа җыелышында ​​Алкино инженерлар бригадасы командиры урынбасары Александр Пестерев катнашты.

“Данил белән бергә без берничә тапкыр хәрби җыеннарда катнаштык. Аны яхшы әзерлекле һәм намуслы кеше итеп искә алачакбыз. Андый кешеләрне югалту бик авыр һәм кызганыч. Гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Сакламаганым өчен мине гафу итегез ", - диде ул.

Чыганак:bashinform.ru

Фото:bashinform.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас