

"Демография" милли проекты һәм "Гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә этәрү системасын формалаштыру, сәламәт туклану һәм начар гадәтләрне кире кагу" кысаларында "Аек авыл" конкурсы дәвам итә. Бу ялларда әлеге чаралар Бакалы районында үткәрелде.
Бәйгенең муниципаль этабында катнашкан районның 20 биләмәсеннән Мостафа авылы җиңүче булды. Бу территориядә аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылган кешеләр яши.
2 апрель көнне авылда берничә чараны берләштергән зур бәйрәм үткәрелде. Рәсми өлеш авыл мәдәният йорты алдында башланды - бүләкләүләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмгә авыл биләмәләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, авыл кешеләре җыелды. Арытаба бәйрәм чаралары урта мәктәп бинасына күчте. Мәгариф учреждениесе директоры укучылар һәм укытучыларның уңышлары турында сөйләде, Мостафа мәктәп укучыларының спорт казанышлары, милли көрәш буенча да уңышлары бар икән. Башлангыч мәктәп бинасында кунакларга "Наүрүз” бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Инде көннең кульминациясе мәктәп спортзалында узды. Анда милли көрәш буенча район ярышлары үткәрелде. Беренчелек өчен 30га якын спортчы көч сынашты.
Авыл биләмәсе башлыгы Алевтина Халикова үз чыгышында әйтеп үткәнчә, Мостафа - бай тарихлы, ул легендар шәхесләре, кунакчыл һәм эш сөючән кешеләре белән билгеле. Мондагы һәркем авылдашларының сәламәт яшәү рәвеше алып барулары һәм рухи кыйммәтләр белән яшәве белән кызыксына. Алар өчен сәламәтлекне саклау, балаларга акыллы яшәү рәвеше тәрбияләү мөһим. Бу дөрес гадәтләр, үсеш һәм алга бару теләге булганда гына мөмкин.
Чыганак: Бакалы районы хакимияте
Фото: Бакалы районы хакимияте