

Март башыннан Куйбышев тимер юлының Башкортстан төбәге белгечләре Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләр өчен 500 килограммнан артык гуманитар ярдәм җыйды.
БР Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, битараф булмаган кешеләр кабул итү пунктына азык-төлек продуктлары, беренче чиратта кирәк булган товарлар, гигиена кирәк-яраклары, кием-салым, аяк киеме һәм канцелярия әйберләре тапшырган. Тимерюлчылар балалар әйберләренә – уенчыкларга, китапларга аерым игътибар бирде.
Барлыгы #МыВместе Бөтенрусия акциясендә республикада Куйбышев тимер юлының 500гә якын хезмәткәре катнашты, һәм аларның саны көннән-көн арта бара.
Фото: “Башинформ”