

Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсендә машина йөртүчеләрне урамнарда туктатып тикшерүләре турында кисәтте.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 1 апрель көнне Иглин районында Самара - Уфа - Чиләбе автомобиль юлында 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, шулай ук бүген кич Уфада 20.30дан 22.00 гә кадәр Сипайловская урамында рейдлар узачак.
"Исерек шоферларны һәм башка административ хокук бозуларны ачыклауга аерым игътибар биреләчәк. Башкортстанда яшәүчеләрнең күбесе мондый рейдларга уңай карашта. Бу юлларда тәртип саклау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында үткәрелә», — дип аңлаттылар БР буенча ЮХХДИ.
Ксения Калинина фотосурәте.