

Русиядә кытай телен иң яхшы белгән бала Уфада яши икән. Моны без 28-31 март көннәрендә Түбән Новгородта үткән кытай теле буенча Бөтенрусия олимпиадасында белдек. Анда Лю Синьжань исемле укучы җиңүче булган.
БР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Лина Сарбаева сөйләгәнчә, кызга әзерләнергә аның әнисе Ван Юнмэй — Уфаның 39нчы гимназиясенең I категорияле кытай теле укытучысы ярдәм иткән. Шуны да әйтеп үтик, Лю Синьжань — олимпиаданың бу юнәлешендә җиңү яулаган республиканың беренче укучысы. Анда Русиянең 71 төбәгеннән 6-11 класслар арасында 245 укучы катнашкан. Алар шулай ук испан һәм итальян телләрен белү буенча да көч сынашканнар.