

Алсу Денислам кызы Килмөхәммәтова “Өмет” гүзәле” конкурсының “Март гүзәле” булды.
Алсу Благовещенск шәһәрендә туып үскән. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Башкорт Дәүләт Медицина Университетына укырга кергән. 2015 елда табиб-терапевт дипломын алган. Студент чакта балаларны яратканга күрә Республика балалар клиник дәваханәсенең яңа туган балалар паталогиясе бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән. Анда ул иң бәләкәй сабыйларны дәваларга һәм үстерергә өйрәнгән. Интҽрнатураны тәмамлагач, кияүгә чыгып, тормыш иптәшенең туган ягы Дәүләкәнгә күченгәннәр.
Тормыш иптәше Артур - "Тулпар" җәмгыяте дирҽкторы. Аның шәхси фермер хужалыгы бар, ат һәм сыер малын үрчетә. Ул да үз эшен бик ярата.
Алсу Килмөхәммәтова участок терапевты булып эшли. Әлеге вакытта декрет ялында. Өч сөйкемле кызлары бар: Айгөл, Эмилия, Ясминә.
Ни өчен табиб һөнәрҽн сайладың? дигән сорауга ул болай җавап бирә: “Кешеләргә ярдәм итәсем, аларны дәвалыйсым килә. Миңа өлкән яштәге кешҽләр белән аралашу ошый. Терелгән пациентларның йөзендә елмаю күрү, рәхмәт сүзләре ишетү -үзе зур шатлык. Дөньядагы барлык кешеләр дә сау -сәламәт булсын иде” – ди Алсу.