

Берничә дистә ел элек самокатның нәрсә икәнен дә белми идек. Бүгенге көндә балалар гына түгел, олылар арасында да бу транспорт төрендә йөрүчеләр күбәйде. Һәм алар урамнарда халыкка комачаулык тудырып кына калмый, зур фаҗигаләргә да китерә башлады.
Электр самокаты аркасында юл-транспорт һәлакәтенә очраган бер кеше, РФ Югары судына мөрәҗәгать итеп, гаделлеккә ирешкән. Нәтиҗәдә, РФ Югары суды электр самокатларын транспорт чараларына (ТС) керткән. Димәк, хәзер самокат белән идарә итүче кеше, машина йөртүче кебек, юл кагыйдәләренә буйсынырга һәм аларны үтәргә тиеш.
Узган елда ике тәгәрмәчле бу транспорт төре нык күбәйде, бигрәк тә башкала үзәгендә. Электр самокатлары тротуарларда җәяүлеләргә, юлларда машина йөртүче шоферларга, хәтта велосипедчыларга да комачаулык тудыра. Төп бәла шунда ки, шәһәргә электр самокатлары кайтарып тутырдылар, ә йөрү өчен бездә махсус юллар каралмаган.
Фото: pixabay