Җәмгыять
30 март 2022, 09:35

Сыр эшләү осталары

Салават шәһәренә килсәгез, Серегиннарның тәмле сырын тәмләми китмәгез.

Сыр эшләү осталарыСыр эшләү осталары
Сыр эшләү осталары

Салават шәһәрендә эшкуарлар төрле өлкәләрдә эшли.  Иван һәм Марина Серегиннар  сырлар җитештерү белән шөгыльләнә.  2019 елдан башлап үзләренең  “Благосыр” компаниясен ачканнар.

«Благосыр» продукциясенә Салаватта  ихтыяҗ зур булганлыктан  Серегиннар  җитештерүне киңәйтү турында карар кабул итә. Һәм 2021 елның җәендә 300 кв. м мәйданлы бина арендалый.  Шунда ук "Сырная лавка" дип аталучы сәүдә ноктасы да булдыралар.

Шулай ук Серегиннар сатып алучылар өчен төрле акцияләр үткәрәләр, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр, укучылар өчен танып-белү экскурсияләре, сыр әзерләү буенча мастер-класслар үткәрә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас