Җәмгыять
30 март 2022, 07:55

Радий Хәбиров: “Башкаланың 450 еллыгына актив әзерлек бара”

Үткән ел республикабыз  уңайлы мохитне формалаштыруда шактый алга киткән.

Радий Хәбиров: “Башкаланың 450 еллыгына актив әзерлек бара”Радий Хәбиров: “Башкаланың 450 еллыгына актив әзерлек бара”
Радий Хәбиров: “Башкаланың 450 еллыгына актив әзерлек бара”

Башкортстан Башлыгы бүген,  Дәүләт Җыелышы  депутатлары алдында чыгыш ясаганда, хөкүмәткә Уфаның 450 еллыгына әзерлек буенча планнарны беренче чиратта тормышка ашыруны тәэмин итәргә кушты.

“Әле башкалабызның 450 еллыгына актив әзерлек бара. Без көрәш үзәге төзелешен, курчак театрын реконструкцияләүне, Агыйдел аша  күперне төзекләндерү эшләрен  башлыйбыз. 2024 елга Инорста  ишкәкле слалом комплексы, Затонда фехтование үзәге төзеләчәк. Евразия китапханәсен – уникаль объектны проектлауны тәмамлыйбыз”,  - диде Радий Хәбиров.

Радий Фәрит улының  сүзләренә караганда, узган ел республика уңайлы мохитне формалаштыруда шактый алга киткән: республиканың һәрбер муниципалитетында үзенә тартып тору үзәкләре булдырыла, үзәк мәйданнар реконструкцияләнә, парклар парк сәнгатенең  югары стандартларына җавап бирә башлады.

Радий Хәбиров шулай ук хөкүмәткә, бернигә карамастан, Уфада, Башкортстанның башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә паркларны реконструкцияләү буенча барлык планнарны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кушты.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас