

"Хәрбиләргә, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча федераль чаралар җитди һәм сизелерлек, әмма аларга республикабыз да ярдәм итәргә тиеш”, - диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.
"Әлбәттә, әтине, улны, тормыш иптәшен югалтуны акча белән алыштырып булмый, әмма без һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре турында кайгыртырга тиеш. Без аларга ярдәм итәчәкбез һәм, үсеп җиткәнче, балалар турында да кайгыртачакбыз дигән карар кабул иттек. Икешәр миллион сум түләргә дигән карар кабул иттек. Мин парламенттан киләсе атнадан бу акчаларны һәлак булучыларның гаиләләренә бирү өчен, бүген үк әлеге закон проектын кабул итүне сорадым", - диде төбәк Башлыгы.