

- Күршем: “Бу айда су өчен түләү квитанциясе электрон почтага килде”, - дип аптыратты. Янәсе дә, хәзер гел шулай булачак икән. Ә мин, гадәттәгечә кәгазь квитанция алдым. Электрон почтам да юк, андый квитанцияләр белән эш итә дә белмим. Пошаманга төштем. Хәзер мин 67 яшемдә электрон почта белән эшләргә өйрәнергә тиешме? Без, өлкәннәр, квитанциябез белән я банкка, я почтага барып, шулай түләп өйрәнгән бит. Ачыклык кертегез әле бу хәлгә.
Рәйхана Габдулова.
Уфа шәһәре.
Чыннан да, шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә “Уфаводоканал”ның кулланучыларга су белән тәэмин иткән өчен түләүне бары электрон рәвештә җибәрә башлавы турында хәбәрләр пәйда булды. Янәсе дә, кәгазь җитмәү сәбәпле, почта тартмаларына кәгазь квитанцияләр килмәячәк.
“Уфаводоканал "да, кәгазьгә кытлык булу сәбәпле, квитанцияләрне электрон вариантка күчерү турында аңлатма бирделәр. Мартта халыкның бер өлеше квитанцияләрне электрон почтага алса, киләсе айда предприятие барлык кәгазь квитанцияләрне кире кайтарырга вәгъдә итә.
Предприятиенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кулланучыларның бер өлеше, чыннан да, квитанцияләрне электрон рәвештә генә алган. Мондый счетлар электрон почта адресы күрсәтелгән кешеләргә генә килгән. Калган уфалылар гадәти квитанцияләр алган.
Предприятиедә әйтүләренчә, киләсе айда барлык квитанцияләр дә элеккеге кебек үк кәгазь вариантта киләчәк.