Җәмгыять
29 март 2022, 10:35

Килемгә автобус ни өчен килми?

Гәзит укучы сорау бирә.

Килемгә   автобус  ни өчен килми?Килемгә   автобус  ни өчен килми?
Килемгә автобус ни өчен килми?

 

 - Юл йөрү хәлләренә борчылып, шалтыратырга булдым әле сезгә, балакайларым. 40 ел хезмәт стажым бар. Савучы булып эшләдем, - диде безгә Бүздәк районыннан 83 яшьлек Ләлә Кәримова. – Эш шунда – Бүздәк-Сәвәде автобусы безнең Килем авылына керми. Тауларны, Күзәйне үтә дә,  Сәвәдегә китә. Автобус йөри башлаганга дүрт айлап. Башта бик сөенгән идек, ләкин Килемгә кермәвен күреп, тагын кәеф кырылды.  Бүздәкка барасы булса, 800 сум түләп, такси яллап барырга мәҗбүрбез. Ә автобус белән барсак, 50 сум гына түләр идек. Бәлки, шушы мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә алырсыз?

    Иии, балалар, зарлансак, зарлар күп инде ул – авылыбызда, табиб пенсиягә чыккач, медпунктта эшләргә кеше калмады. Анысы да бер борчу. Безгә авылда күз төбәп барыр табиб булу да бик мөһим бит.

 

    Ләлә апаның аһ-зарларына ачыклык кертү максатыннан иң башта Бүздәк районына шалтыраттык. Юллар буенча белгеч Гүзәл Габделкадыйр кызы Ганиева Бүздәк-Сәвәде автобусы маршруты буенча түбәндәгеләрне аңлатты:

 - Бүздәк-Сәвәде автобусы тугыз авыл аша үтә. Ул зур маршрут санала. Автобус Килемгә үк килеп җитми –  авыл халкы, автобуска эләгер өчен, олы юлга тиклем 4 чакрым араны җәяү үтәргә тиеш.

 - Килемгә тиклем юл юкмы әллә? – дип сорадык.

 - Бар. Ләкин “Башавтотранс” белән Бүздәк хакимияте арасында төзелгән килешүдә маршрут шулай каралган. Ул килешү быелгы елның июненә кадәр гамәлдә.

   “Автобуска илтүче 4 чакрым – ерак  ара түгел, бер тында үтәргә була”, дияр кайберәүләр. Яшьләр үтәр дә бит, ә өлкәннәргә ул араны атлап үтүнең авырга төшүе көн кебек ачык. Бу мәсьәлә ачык кала. Маршрутка үзгәреш кертү мәсьәләсен ике оешма – Бүздәк районы хакимияте һәм “Башавтотранс” идарәсе үзара килешеп хәл итәргә тиешләрдер дип уйлыйбыз.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас