Җәмгыять
29 март 2022, 10:25

Күпләп җибәрергә ярамый

Санкция шартларында эш бирүчеләр түләнми торган отпускка җибәрә алалармы?

Күпләп җибәрергә ярамыйКүпләп җибәрергә ярамый
Күпләп җибәрергә ярамый

Санкция шартларында эш бирүчеләр түләнми торган отпускка җибәрә алалармы? Шуны аңлатсагыз иде.

                                Илгиз Шәрипов.                            

     Шалтыратучыбызның соравына Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванованың җавабын бирәбез:

      “РФ Хезмәт Кодексының 180нче маддәсенең 2 өлешенә ярашлы, эш бирүче җитәкче, хезмәткәрләрне эштән азат ителгән көнгә кадәр ике айдан да соңга калмыйча, язма рәвештә кисәтергә тиеш.

       Әгәр предприятие эш бирүчегә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында эшне вакытлыча туктатса, хезмәткәрләргә тариф ставкасының, окладның кимендә өчтән ике (2/3) өлеше түләнергә тиеш. Моны РФ Хезмәт Кодексының 157 маддәсе таләп итә.

     Әгәр компания эш бирүче гаебе белән эшне туктатса, уртача хезмәт хакының 2/3 өлешен түләргә тиешләр.

     Хезмәткәр, әгәр аңа кирәк булса, хезмәт хакы сакланмаган отпускка бары тик шәхси хәлләр буенча гына китә ала. Мондый шартларда бөтен оешманы күпләп ялга җибәрергә ярамый".

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас