Җәмгыять
29 март 2022, 10:20

Декрет еллары исәпкә алынамы?

Пенсия фонды белгечләре аңлата.

Декрет еллары исәпкә алынамы?Декрет еллары исәпкә алынамы?
Декрет еллары исәпкә алынамы?

12  һәм 10 яшьлек ике балам бар.  Алар белән декрет ялында утырган вакыт мин пенсиягә чыкканда исәпкә алыначакмы?

                            Айсылу Нафикова.

    Хатын-кызлар пенсия рәсмиләштергәндә өйдә декрет ялында утырган чор автомат рәвештә исәпкә алына, дип аңлаталар Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә.

    Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, бу чор әнинең стажына кертелә һәм аның пенсия коэффициентларын арттыра. Балаларның туу турында ЗАГС реестры мәгълүматлары, ана капиталы сорап мөрәҗәгать итүгә кагылышлы мәгълүматлар, шулай ук Президент Указлары буенча балалы гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында белешмәләр балаларны карау чорын билгеләргә ярдәм итә.

    Үткән елда Пенсия фонды 4,7 млн хатын-кызның шәхси счетын шундый яңа мәгълүматлар белән тулыландырган.

    Бала туганнан соң беренче 1,5 ел әнигә стаж буларак исәпләнә һәм пенсия билгеләгәндә аңа 2,7 пенсия коэффициенты бирә.

     Икенче бала карау чоры дәвамлылыгы буенча шундый ук стажны формалаштырырга мөмкинлек бирә, ләкин пенсия коэффициенты югарырак – 5,4.

      Өченче һәм дүртенче бала карау тагын да 1,5 ел стаж һәм 8,1 пенсия коэффициенты бирә. Дүрт бала әнисе, шул рәвешле, 24,3 коэффициентын формалаштыра ала – әлеге вакытта яшь буенча пенсиягә чыгу өчен шушы җитә.

   

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас