

18 апрельдән бал кортлары авыруларын диагностикалау һәм умартачыларның бал сыйфатын тикшерү өчен күчмә ветеринария лабораториясе республика районнарында йөри башлаячак, дип хәбәр итә Башкортстан ветеринария идарәсе. Күчмә ветеринария лабораториясе умарта авырулары, ягъни вируслы, инвазив һәм бактериологик авырулар турында бушлай тикшеренүләр үткәрәчәк. Тикшеренүләр өчен үле кортлар, умарта токымы һәм бал таләп ителә. Умарталыкның паспорты да булырга тиеш. Умартачылар тикшеренү нәтиҗәләрен ветеринария станцияләрендә яки Башкортстан ветеринария идарәсе лабораториясе филиалларында, материаллар үрнәкләрен биргән көннән алып 10 көннән дә соңга калмыйча ала алалар. Күчмә лаборатория эшен 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Гомумән алганда, ул республиканың 30 районында эшлиячәк.18 апрельдә Әлшәй районының ветеринария станциясе территориясендә күчмә лаборатория урнашачак, анда ул Бишбүләк, Ярмәкәй һәм Миякә районнары умартачыларын да кабул итәчәк. 19 апрельдә күчмә лаборатория Архангель, 20 апрельдә – Күгәрчен районында эшлиячәк.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ