

ЮХХДИ идарәсе ял көннәрендә үткәрелгән массакүләм тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Соңгы бер көн эчендә Башкортстан территориясендә юл инспекциясе хезмәткәрләре 1800 дән артык юл хәрәкәтен бозган һәм 39 исерек машина йөртүчене туктаткан.
Республикабыз башкаласында булган массакүләм рейдлар вакытында юл инспекторлары 200 дән артык машинаны тикшергән. Юл кагыйдәләрен бозуның 42 очрагы теркәлгән, исерек килеш идарә иткән 6 машина йөртүчегә карата административ протокол төзелгән.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ