Җәмгыять
27 март 2022, 14:35

Күпләп агуланганнар

Кыргыз-Миякәдә балалар һәм өлкәннәр арасында таралган инфекция турында.

resbash.ruresbash.ru
Фото:resbash.ru

2022 елның 27 мартына Кыргыз-Миякә авылында балалар һәм өлкәннәр арасында кискен эчәк инфекциясенең яңа очраклары юк. Моңа кадәр 60 артык бала зыян күрүе хәбәр ителгән иде. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән балалар медицина күзәтүе астында тора.

Эпидемиологик тикшерүнең башлангыч мәгълүматлары буенча, авыруның сәбәбе норовирус инфекциясе булган.

Мәктәпнең эшчәнлеге һәм туклану аутсорсингы 24 марттан туктатылган, административ эш материаллары, эшчәнлекне туктатып тору мәсьәләсен карау өчен, Стәрлебаш районара судына җибәрелгән.

Бу мәктәпкә китерелә торган ярымфабрикатлар җитештерү эшчәнлеге дә туктатылган. Барлык продукция сатудан алынган.

Азык - төлек блогындагы персонал-берничә ашханә хезмәткәре инфекцияне таратучылар булып ачыкланган. Эпидемиологик тикшерү дәвам итә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас