Җәмгыять
26 март 2022, 12:29

Бүздәктә Муллаян Халиковка бюст ачылды

Бюстның авторы - танылган башкорт скульпторы Владимир Дворник.

Бүздәктә Муллаян Халиковка бюст ачылдыБүздәктә Муллаян Халиковка бюст ачылды
Бүздәктә Муллаян Халиковка бюст ачылды

26 мартта Бүздәк районында Башкортстанның күренекле дәүләт эшлеклесе, Башкорт АССРның беренче җитәкчеләренең берсе Муллаян Халиковка бюст ачтылар. Тантанада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игдиев, Бөтендөнья корылтае (конгрессы) Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Юсупов, Муллаян Халиковның туганы Флюра Вахитова катнашты.

Бүздәк авылының 1нче санлы мәктәбе территориясендә урнаштырылган бюстның авторы - танылган башкорт скульпторы Владимир Дворник. - Муллаян Халиковның язмышы бик кызыклы, якты һәм, кызганычка каршы, кыска. Гомере бик кыска булган, 43 яшендә вафат булган. Һәм без, чыннан да, аның турында бик аз беләбез. Ә бит ул Совет Башкириясе автономиясен тану өчен көрәшкән кеше. Аның ярдәмендә безнең республика гамәлдәге административ чикләрдә яши, - диде Радий Хәбиров.

 - Күптән түгел без Уфада исемнәр музее булдыру турында карар кабул иттек. Ул без хәтерләгән, әмма яшьләр алар турында белми торган кешеләргә багышланачак. Алар арасында – Кәрим Хәкимов, безнең хәрби начальниклар, Беренче бөтендөнья сугышы генераллары, безнең тарихта булган башка уникаль шәхесләр бар. Якташыбыз Муллаян Халиков – бу исемлектә беренче.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас