Җәмгыять
26 март 2022, 14:35

Бүздәклеләрнең хәлләре ничек?

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Бүздәк районында булды.

Бүздәклеләрнең хәлләре ничек?Бүздәклеләрнең хәлләре ничек?
Бүздәклеләрнең хәлләре ничек?

26 мартта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Бүздәк районына баргач, республиканың күренекле дәүләт эшлеклесе Муллаян Халиковка бюст ачу тантанасында катнашты, шулай ук ул районның социаль объектларында да булды.

Бүздәкнең 1нче санлы урта мәктәбендә 606 укучы белем ала. Аның төп корпусы 1959 елда төзелгән, 2010 елда аны төзекләндергәннәр, ә янәшәдә ашханә, спорт залы һәм уку сыйныфлары өчен бина  төзегәннәр. Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан барлыкка килгән «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәптә заманча мультимедиа җиһазлары урнаштырылган, «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәге ачылган.

Радий Хәбиров уку кабинетларын карап чыккан, педагоглар белән аралашкан һәм коронавирус пандемиясенең катлаулы чорында дистанцион режимда эшләүләре өчен рәхмәт белдергән. Укытучылар «биш көнлек "кә күчүне уңай бәяләгәннәр, шимбә көнне балаларның өстәмә белем алуга вакытлары калгач, түгәрәкләргә һәм секцияләргә бик теләп йөрүләрен билгеләп үткәннәр.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шулай ук Бүздәк авылында район мәдәният сарае эше белән танышты. Мәдәният йортында 26 түгәрәк, 12 үзешчән берләшмә, 14 үзешчән халык иҗаты коллективы эшли. Радий Хәбиров районда эшләүче эшкуарлар белән дә аралашты. Төбәк җитәкчесе теплица хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендә эшләүче эшкуарларны "Инвестчас" ка чакырды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас