

Тикшерүләр, башлыча, Уфада һәм Уфа-Ырынбур федераль трассасында булачак.
“Эш атнасы ахырына бәйле рәвештә, юл агымының тыгызлыгы арту көтелә. Шуңа күрә, юл хәрәкәтенең катлаулануына юл куймау, пассажирларны һәм балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучыларны, исерек килеш машина йөртүчеләрне, шулай ук юл куркынычсызлыгына турыдан-туры йогынты ясаучыларны ачыклау ял көннәрендә даими үткәрелә һәм үткәреләчәк, - дип хәбәр итә юл идарәсе матбугат хезмәте.
Практика күрсәткәнчә, мондый профилактик чараларны тормышка ашыру юл хәрәкәтенә уңай тәэсир итә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны юл агымыннан чыгарырга ярдәм итә.
Чыганак: Башинформ
Фото:Башинформ