Җәмгыять
25 март 2022, 07:50

Соңгы ике айда республикада 79 кеше агуланып үлгән

Күбесе - эчкечелек корбаны.

Соңгы ике айда республикада 79 кеше агуланып үлгәнСоңгы ике айда республикада 79 кеше агуланып үлгән
Соңгы ике айда республикада 79 кеше агуланып үлгән

Токсикологик мониторинг мәгълүматлары буенча 2022 елның гыйнвар-февраль айларында Башкортстанда 373 кеше агуланып үлгән (2021 елның гыйнвар-февраль айларында – 353), шуларның 79ы – якты дөнья белән хушлашкан. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә.

Башкортстанда 2022 ел башыннан алып ике ай эчендә 79 кеше агуланып үлгән. Башкортстан халкы арасында Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Туймазы, Белорет, Иглин һәм Ишембай районнарында агулану очраклары ешрак теркәлгән.

Башкортстанда спиртлы эчемлекләрдән, ягъни ялган аракы эчеп агуланучылар күп булган:

Уфада (48), Стәрлетамакта (44), Октябрьскийда (30), Туймазыда (7), Белоретта (2), Благовещенскида, Дүртөйле, Нефтекамскида, Салаватта (1шәр), Стәрлетамак районында (7), Уфа районында (4), Караиделдә (2).

Нәтиҗә ясап, шуны билгеләргә кирәк, халык, нигездә, (71,2 процент очракта), этил спиртын кулланганнан соң, агуланганнар теркәлгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас