Җәмгыять
25 март 2022, 04:01

Импортны алмаштырабыз

2022 елда Башкортстанда импортны алмаштыру буенча 10 инвест проект төгәлләнәчәк.

Импортны алмаштырабызИмпортны алмаштырабыз
Импортны алмаштырабыз

 

Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев “Объясняем Башкортостан” брифингы барышында шушы хакта сөйләп үтте. 

“Безнең сәнәгать тотрыклы, инвестицияләр бара, бүген генә В2 витаминын үзебездә җитештерү турында сөйләштек. Башкортстан Республикасы Башлыгы безгә һәр форумда бер яңа сәнәгать ачарга дигән бурыч куйды. Өченче көн генә “АгроКомплекс”та авыл хуҗалыгы продукциясе юнәлеше буенча сәнәгать ачылды. Бер айдан экология форумында ПОЛИЭФта җитештерү ачылачак. Май аенда нефть юнәлеше буенча ачу планлаштырыла. Бүген бездә 230 млрд сумлык 39 сәнәгать проекты эшли. Үзбәкстан партнерлар белән ике яхшы проект эшләнү өстендә, инвестицияләр әйбәт, газ баллоны җиһазлары өчен 1 млрд сумнан артык. Бу проектларның барсы да бик вакытлы һәм кирәкле”, - дип сөйләде ул.

Александр Шельдяев әйтүенчә, импортны алыштыру программасы бездә 2014 елдан бирле эшли.

Чыганак: Башинформ.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас