Җәмгыять
25 март 2022, 07:12

Дарулар бетмәсме?

Бетмәс - әмма кыйммәтләнер...

Дарулар бетмәсме?Дарулар бетмәсме?
Дарулар бетмәсме?

Дару хакларының күтәрелүен бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр авыр кичерә. Үзебездә җитештерү күләменең түбән булуы чит илдә җитештерелгәннәрен кыйммәт хакка сатып алырга мәҗбүр итә. 2019 елда кайбер депутатлар, санкцияләргә җавап итеп, чит ил даруларын кертүне чикләү тәкъдимен керткән иде. Әмма бу проектка Федерация Советы кискен каршы төште. Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский бу уңайдан болай дип белдерде:

–Моны мәсьәләне төптән аңламау дип кенә кабул итеп була. Бүген авыру кешеләрне дару белән тәэмин итү – иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Шуңа күрә ашыкмыйча, төптән уйлап эш итәргә кирәк. Чит илдә җитештерелгән дарулардан башка яши алмаган хроник чирлеләргә, сирәк очрый торган чир белән авыручыларга нәрсә эшләргә соң? Бу үзеңнең аягыңа мылтык белән атуга тиң. Шуңа күрә үзебезнең илдә дарулар җитештерү тармагын аякка бастырмый торып, бу мәсьәләне яңадан күтәрү дә мәгънәсез дип уйлыйм.

Федерация Советы һәм киң җәмәгатьчелекнең ризасызлыгын исәпкә алып, Дәүләт Думасы бу закон проектын читкә алып куеп торды. Соңрак, сирәк очрый торган чиргә дучар булган балаларга, нәкъ шундый чит ил дарулары гына ярдәм итә алганын исбатлаган шау-шулы хәлләрдән соң, Владимир Путинның күрсәтмәсе буенча чит ил даруларын сатып алуны арттырырга рөхсәт ителде. Төрле юллар белән бездә тыелган даруларны кайтарып, балаларын дәваларга тырышкан ата- аналарны җинаять җәзасына тарттыра яздылар бит. Чит ил компанияләренә дистә миллиардлаган сум акчалар күчереп, кыйммәт хакка дарулар сатып алганчы, аларны үзебездә җитештерүне ник җайга салмыйбыз соң?

Тармакны берничә тапкыр җанландырып карарга тырыштылар, әлбәттә. 2015 елның февраль аенда чыгарылган Хөкүмәт карары үзебезнең илдә дару җитештерүне алга җибәрүгә юнәлтелгән иде. 2014 нче елда Русиягә карата санкцияләр кертелә башлагач, социаль әһәмиятле даруларга кытлык булырга мөмкинлеге көнүзәк мәсьәләгә әверелде. Безнең бәхеткә дип әйтик инде, чит илнең эре дару җитештерү компанияләре үз керемнәрен югалтасы килмәде, алар санкцияләргә кушылмады. Шулай итеп, Хөкүмәт карары онытылды, үзебездә дару җитештерү күләмен арттырырга теләүчеләр табылмады.

Шул рәвешле алты ел вакыт үтеп китте. Илне коронавирус чолгап алгач, дару җитештерү тармагының мөшкел хәлдә икәнлегенә тагы бер тапкыр инандык. Яман вирус хроник авыру кешеләргә аеруча тиз ябеште, даруларга сорау бермәбер артты, хаклар югары үрмәләде. Күп кенә мөһим даруларның үзебездә җитештерелмәвен түрәләр дә таный башладылар. 2020 елның октябрь аенда Хөкүмәт чит илдән дару кайтартуга ике тапкыр күбрәк акча бүлү турында карар чыгарды. Шушы еллар эчендә чит илгә киткән акчалар үзебезнең тармакны үстерүгә юнәлтелсә, фармкомпанияләр кармагыннан бераз булса да ычкынган булыр идек. Чит илдән долларга сатып алынганлыктан, кайбер даруларның бәяләренә гади халыкка аптырап карап торырга гына кала.

Даруның һәркайсы яңа җитештерелеп чыгарылган вакытта бик кыйммәт тора, әлбәттә.  Башта химик – формокологлар аны уйлап табу өстендә күп көч сала. Аннары биологлар һәм табиблар дәвалаганда аны башка органнарга зыянлымы-түгелме икәнлеген тикшерә. Соңрак аның хәвефсезлеген хайваннарда һәм ирекмәннәрдә сыный башлыйлар. Арытаба даруны дөньякүләм таныту өчен реклама кампаниясе башлана. Бу тәэсирле чыгымнар барысы да башлангыч хакка өстәлә. Яңа препаратны 10 ел дәвамында күчереп ясарга рөхсәт ителми. Шушы вакыт эчендә фармкомпания, үз чыгымнарын каплап, ярыйсы гына табыш ала башлый. Шуннан соң гына аның очсызлы күчермәсен җитештерергә рөхсәт ителә. Алар “дженериклар” дип аталып йөртелә һәм хаклары күпкә, хәтта берничә тапкырга очсызрак була. Аларның химик составы да, дәвалау мөмкинлеге дә бердәй. Әйткәнемчә, Бөтендөнья Сәла-мәтлек оешмасы карары нигезендә, 10 елдан соң препа-ратның очсызлы күчермәсен теләсә кайсы ил үзендә җитештерә һәм сатуга чыгара ала. Тик кайбер эре фармкомпанияләр, 10 ел үткәннән соң да, табышны саклап калу өчен үзләренең препаратларының очсызлы күчер-мәләрен җитештерүгә аяк чалырга тырышалар. Алар препаратның патентын үзләрендә генә калдыру буенча хәйләкәр алымнарга баралар.

Берничә ел элек Израиль дәүләте компаниясе безнең җитештерү-челәрне судка биреп йөрде. Аларның препараты чыгуга 12 ел үткән булса да, даруның күчермәсен эшләргә рөхсәт бирмәделәр. Кайбер фармкомпанияләр патент срогын 20 елга кадәр озайту кирәклеге хакында сүз куерта башлады. Монополистлар һәрвакыт үз кесәсен кайгырта һәм күп очракта алар җиңеп чыга. Ләкин дару җитештерү һәм сәламәтлек өлкәсендә монополиягә юл куелырга тиеш түгелдер. Алар әйткәнчә генә булса, дару җитештерү тармагы үсештә булмаган илләргә бик авырга туры киләчәк. Ни кызганыч, бу илләр исәбенә без дә керәбез. Үзебездә җитештерелмәсә, монополист фармкомпанияләр 20 ел буена дженериклар эшләргә рөхсәт итмәсә, дару үләннәренә күчәргә калмагае.

Мәгълүм булуынча, Украинада махсус хәрби операция башлангач, төрле тармакка салынган санкцияләр саны артканнан-арта. Чит ил даруларын кертүне тыймаслармы икән, дигән шөбһәле сүзләр дә йөри халык арасында. Бу аңлашыла да, кайбер азык-төлек, җиләк-җимешләрсез яшәп була, әмма көн саен кабул итәргә кирәк даруларсыз яшәп булмый.

Әлегә чит ил компанияләре дарулар сатуны чикләмәячәкбез, дип ышандыралар. Әмма аларның бүген бертөрле сөйләп, иртәгәсен капма- каршы гамәлләр кылганын күп тапкырлар күрдек. Без Венгрия, Германия, Польша, Израиль кебек илләрдән дарулар сатып алабыз. Алар дарулар базарын чикләү санкцияләренә кушылмаска да мөмкин, әлбәттә. Әмма Америка Кушма Штатлары мондый адымга бармас дигән ышаныч аз.

Русиянең дарулар базарында Америка препаратлары 15 процент тәшкил итә. Бүгенге көндә Америкадан 230 төр дару сатып алабыз. Шуларның 90 төре безнең илдә бөтенләй җитештерелми, кайбер-ләренең күчермәсен эшлибез. Русия даруларында, гадәттә, Кытай һәм Һиндстан чималы кулланыла. Алар иң арзаны. Хакы түбән булгач, сыйфаты да шул дәрәҗәдә. Шул ук вакытта Русиядә медикаментларны яңача сертификацияләү кертелгәч һәм илдә җитештерелә торган- нарының аналогын читтән дәүләт заказы белән алу тыелгач, кайбер импорт дарулар дефицитка әйләнде.Ә кайбер авыруларга нәкъ алар гына ярдәм итә бит. Алар нишләргә тиеш?

Русия аптекалар челтәре ассоциациясе директоры Нелли Игнатьева даруларга кытлык булмаячак, дип ышандыра.

– Бүген хәл җиңелдән түгел, әлбәттә, әмма паника тудырырга кирәкми. Кайбер кешеләр 10-20 шәр кап дару сатып ала башлады. Алар чит илләрдән дару китерүне тыярлар дип куркалар.

2014 елда санкцияләр кертә башлагач та шундый ук чикләүләр бар иде. Ләкин бер генә илдә дә, нинди генә вәзгыять булса да, дару базарын япканнары юк. Бүген кайбер даруларның югалуын, кайберәү-ләрнең күпләп алуы һәм тиз арада даруларның кайда күпме кирәклеген төгәл белмәү белән генә аңлатып була. Хаклар артты һәм артачак, әлбәттә. Чит ил даруларын долларга сатып алганлыклыкны һәм аның бәясенең кинәт үсеп китүен аңлатып тору кирәкмидер. Ни хәл итәсең, без долларның үсүенә тәэсир итә алмыйбыз. Долларның бәясе төшсә, даруларның да хакы төшәчәк, – ди Нелли Игнатьева.

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да борчылмаска куша:

– Илдә дарулар һәм кирәкле препаратлар еллык күләмнең 85 процент дәрәҗәсендә сатып алынган һәм складларга кайтарылган. Бүген логистиканы, ягъни кайда нинди даруларның азрак булуын ачыклап, ул аптекалаларны тулыландырасы гына бар. Бер генә чит ил фармкомпаниясе дә даруларын сатуны туктатачаклары яки чикләячәкләре хакында белдермәде. Апрель – май айларында, халык тынычлана төшкәч, сорау кимиячәк һәм даруханәләрдә сәүдә элеккеге хәлгә кайтачак.

Бу уңайдан Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин да берничә тапкыр чыгыш ясады:

– Русиягә салынган санкцияләр аркасында дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр көтелми. Соңгы елларда импортны алмаштыру программалары барышында кайбер даруларның эчке күчермәләре җитештерелә башлады. Мин гражданнарны күпләп дару сатып алмаска өндим. Русияне дарулар белән тәэмин итүче илләрнең иң зурысы – Һиндстан. Бу ил безнең дәүләткә каршы бернинди санкцияләр кертмәде, ул тәэмин итү чылбырын саклый. Хәзерге вакытта салынган санкцияләр фармацевтика һәм аны тәэмин итүгә тәэсир итми. 2021 елда Башкортстан дәүләт заказы буенча дару сатып алу аукционнарында даими катнашкан Русиянең алдынгы унлыгына керде. Бу уңайдан эш яхшы оештырылган. Ил Хөкүмәте, урыннардагы министрлыклар дарулар кытлыгын булдырмас һәм аларга бәяләрне арттырмас өчен барысын да эшлиләр. Илдә даруларның шактый запасы булдырылган. Кайда нинди дарулар беренче чиратта кирәклеген һәрчак күзәтеп барырга һәм вакытында кытлыкка юл куймаска гына кирәк, –  ди Максим Забелин.

Җитәкчеләр тынычландырырга тырыша, әлбәттә. Шулай да, 140 миллионнан артык халкы булган зур дәүләттә дару җитештерү чит илләргә бәйле булырга тиеш түгелдер инде. Бу турыда күп еллар сөйләнә, моны барсы да аңлап тора, тик әлләни алга китеш кенә юк. Ни өчен шулай?

Фото:kp.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас