Җәмгыять
24 март 2022, 17:40

Туристларга ярдәм итү мөмкинлекләрен эзлиләр

БР тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева дөньякүләм хәл-вакыйгалар аркасында Мисырдан кайта алмаган ватандашларыбыз проблемасын чишү мәсьәләсен аңлатты.

БашинформБашинформ
Фото:Башинформ

Болычева белдерүенчә, әле Мисырдан безнең 278 турист кайта алмый, аларның кайсыберләре айдан артык анда калып торырга мәҗбүр. Алар арасында күкрәк балалары булган гаиләләр, башка катлаулы очраклар бар. Алар 3 - 4 тапкыр үзләренең туроператорларыннан яңартылган билет алсалар да, кайтып җитү бәхетенә ирешә алмыйлар. Кичә Радий Хәбиров кушуы буенча кыен хәлдән чыгу юлы табылган - туристларны төркемнәргә ваклап бүлеп кайтару оештырылган. "Бүген Уфага 51 кеше кайтачак", - дип белдерде Болычева "Объясняем Башкортстан" брифингы эфирында.
Маргарита Болычева Башкортстанда 24 февральдән алып чит илләргә ял итәргә киткән ватандашларыбызны кайтару буенча "Үзебезнекеләрен ташламыйбыз" дигән кризиска каршы үзәк эшләве турында искә алды. Бу вакыт эчендә гражданнардан 300дән артык мөрәҗәгать килгән. Әлеге вакытка 175 кешегә ватанга кайту оештырылган.

Автор:Эльвира Әсәдуллина
Читайте нас