Җәмгыять
24 март 2022, 15:14

"Бездә шикәр җитәрлек"

БРның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев шулай дип ышандыра.

"Бездә шикәр җитәрлек""Бездә шикәр җитәрлек"
"Бездә шикәр җитәрлек"

Башкортстанда ике эре шикәр заводы эшли. Республика шикәр белән безне генә түгел, күрше төбәкләрне дә тәэмин итә. Кибетләрдәге азык-төлек бәяләре гел күзәтү астында. Бу хакта брифингта Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.

Министр билгеләп үткәнчә, бәяләр артуның сәбәбе-шикәргә ихтыяҗ арту. Гыйнварда ретрейлер тәүлегенә 70-80 тонна сатса, хәзер бу күләм 230-240 тоннага кадәр арткан. Шикәргә сорау зур булды, һәм сатучылар шикәрне киштәләргә чыгарып өлгертә алмады, продуктның вакытлыча юкка чыгуы шуның белән бәйле. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы күрсәтмәсе буенча, шикәрне алыпсатарлар сатып алмасын өчен, хәтта шикәрне бер кулга санап кына бирергә туры килде. «Безнең складлар буш түгел, шикәр җитәрлек. Ретрейлерлар шикәр заводларыннан сатып алу күләмен арттырдылар, өстәмә чыгымнарны булдырмас өчен турыдан - туры сатып алуга күчтеләр», - дип билгеләп үтте Алексей Гусев.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас