Җәмгыять
23 март 2022, 05:37

Талантлы кешеләр үзебезнең арада

—Минем балтага кем тиде?

Талантлы кешеләр үзебезнең арадаТалантлы кешеләр үзебезнең арада
Талантлы кешеләр үзебезнең арада

Балалар, башларын иеп, гаепле сыман эндәшмичә басып тора.  Хаҗигали Фәрхетдин улы, йөзенә катгыйлык чыгарып, балаларга текәлеп карый. Тик аның катгый карашлары астында горурлык яшеренгән. Ул балаларның балта, чүкеч, юшкы белән акрынлап файдаланырга өйрәнүләренә эченнән сөенә генә. Үзе дә бит кайчандыр, сиздермәскә тырышып, әтисенең эш коралларын алып, нәрсә булса да ясарга тырыша иде.

         Атасыннан күргән — ук юнган. Шулай итеп тәрәзә рамнары, өстәл, утыргычлар ясарга өйрәнә. Хәтта кошовка чаналарын бизәкләп ясап, лакка буйый. Еш кына Ырынбур тарафларына “командировкаларга” бара: анда йортлар сала, өй җиһазлары ясый.  Зур гаиләсен туйдырыр өчен шулай тырыша ул.

         Ярмәкәй районының Әбделкәрим авылында яшәүче Вәлиәхмәтовлар алты балага комер бирә. Берсеннән-берсе акыллы һәм булдыклы биш ул һәм чәчкә сыман бер кыз үстерәләр. Кызлары Флюра әнисе Сәгыйдә Хәсән кызының ярдәмчесе булып үсә, хәзер ул оста бәйләүче, үз умарталыклары бар. Малайлар исә әтиләре сукмагыннан китә.  Өлкән уллары Тәлгать агач бизәкләү остасы, Шафран авылындагы сувенирлар остаханәсендә агач бизәкләү белән шөгыльләнә. Равил бизәкле өстәл-урындыклар ясый.  Миргали төзелеш бизнесын сайлаган, Фәхрази — аның уң кулы. Миргали дә агач бизәкләү белән шөгыльләнә.

         Ә Шәйхрази фотоларда район тарихын язучы. Аның абыйсы Равил дә авыл тарихын “иҗат итә”. Уфада курсларда укыган чагында безне, үзенең яшьтәшләрен, авылдашларын фотога төшерә иде. Ул фотолар бүген дә дусларның альбомнарында, авыл китапханәсендә каршындагы музейда яхшы сакланган. Ул һөнәри рәссамга әверелде. Равил абыйсына ияреп Шәйхрази дә кулына фотоаппарат ала. Фотографлар курсларын тәмамлады. Югары класслы фотограф булырга нәкъ менә абыем өйрәтте дип саный Шәйхрази. Шулай итеп фотога төшерү эше Вәлиәхмәтов Шәйхрази Хаҗигали улының яшәү мәгънәсенә әверелә. Өстәвенә, ул ир туганнары сыман столяр кораллары белән оста эш итә. 1998 елда тормыш иптәше Румия Хаҗимөхәммәт кызы белән Мәдәният йорты подвалында фотосалон ачып җибәрәләр. Ул чакта фотоаппаратлары берәү генә.  Тора-бара компьютер, принтер, ксерокс сатып алалар. Оешмалар заказлары буенча буклетлар, күргәзмәләр өчен альбомнар әзерлиләр.

         Вәлиәхмәтовлар иркен, якты бина турында хыяллана. Хыял иткән — морадына җиткән, 2020 елда хыялларындагы иркен якты бинаны төзеп, шунда күченәләр. Яңа бинада аның горурлыгы — коллекциясенә дә урын табыла. Тәңкәләр коллекциясе — Шәйхрази Хаҗигали улының аерым горурлыгы. Алар арасында XIV гасырдан алып 1717 елга кадәр сугылган борынгы тәңкәләр дә бар.  Коллекциясен төрле зурлыктагы һәм еллардагы балчык чүлмәкләр баета. Коллекционерның борынгылыкка битараф булмавын күргән якташлары үзләре тапкан кызыклы әйберләрне аңа ташый башлый. Кемдер чоланынан гөбе, гражданнар сугышы каскасын, кирогаз, керосин лампалары, самоварлар, сыннар, төймәләр китерсә, кемнәрдер патефон, гармун, гитара, мандолина, пыяла савытлар, мичкә, тимерче суккан 30 сантиметр озынлыгындагы кадаклар китерә. Япон, итальян йозаклары, киндер чаршау, кашык-чәнечке, кыскасы, һәр әйбер аерым мәгънәгә ия.

         Шәхси музей ачу җиңел эш түгел. Шәйхрази Хаҗигали улы  шушы мәсьәлә буенча Свердловск өлкәсенең Арамиль шәһәрендә яшәүче, шәхси музеен булдырган коллекционер, “Профессиональ-экспо” җәмгыяте директоры Постовалов Александр Петрович белән киңәшләшә. Аларның сөйләшер уртак сүзләре күп. Постовалов патша гаиләсе предметлары белән баетылган күргәзмәсен бөтен ил буенча күрсәтеп йөртә. Александр Петрович быел безнең районның крайны өйрәнү музеена килде. Аны Шәйхрази Хаҗигали улы да үзенә чакырып алды. Александр Петрович коллекционерның булачак музей өчен җыйган предметларын тирән кызыксыну белән карады.

Музейда урын алачак экспонатларга реставрация ясарга кирәк. Тик Шәйхрази Хаҗигали улының вакыты үтә тыгыз. Матди ярдәм дә комачауламас иде. Салон бинасына илтүче сукмакны төзекләндерергә кирәк, беседка да корырга тели.  “Яшьләр биредә романтик очрашуларга йөрер иде”,—ди ул елмаеп. Яңа бина чормасында ретро-фотосалон ясарга иде дигән бик матур хыялы да бар.

Шәйхрази Хаҗигали улы үзенең экспонатлары турында сәгатьләр буена мавыктыргыч итеп сөйли ала. Аның кызыксыну даирәсе гаять киң: тарих та, археология да, билгеле якташлар да... Медицина тармагында эшләүче кызы Светлана, төзелеш колледжын тәмамлаган Ренат улының хәл-әхвәлләре белән даими кызыксынып торучы ягымлы әти ул.

Талантлы кешеләр үзебезнең арада яши. Алар һәрчак нәрсәдер эшли, кайларгадыр бара, иҗат итә, ут кебек яна. Якташыбыз Вәлиәхмәтов Шәйхрази Хаҗигали улы да ялкын сыман дөрләп яна, киләчәк буынга үткәннәр истәлеген саклау өчен зур көчен һәм тырышлыгын сала. Изге эшләрендә уңышлар юлдаш булсын!

                                                                  Алия ЗӘЙНУЛЛИНА.

        

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас