

Башкортстанда Русия юристлары Ассоциациясенең берьюлы өч урындагы бүлеге ачылды.
Түләүсез хокукый консультацияне республиканың 54 шәһәре һәм районында яшәүчеләр алырга мөмкин. Шушы көннәрдә республиканың Тәтешле, Балтач һәм Ермәкәй районнарында РЮАнең берьюлы 3 җирле бүлеге ачылды.
Һәр бүлек каршында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге ачыла, анда тәҗрибәле юристлар гражданнарга юридик мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәчәк һәм хокукый характердагы кирәкле документлар әзерләүдә ярдәм күрсәтәчәк.
Башкортстанда 2021 елда Русия юристлары Ассоциациясенең 7 яңа бүлеге ачылды, 12 түләүсез юридик ярдәм үзәге булдырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алдагы атналарда РЮАнең урындагы бүлекләре төбәкнең Кыйгы һәм Дуван районнарында да ачылачак.