

Комиссионка кибетләре бүген үз бизнесыңны башлау өчен иң еш очрый торган тармакка әйләнә башлады. Бу – иске, әле совет вакытындагы тәҗрибәне кире кайтару омтылышы. Ләкин төп аерма белән: ул вакытта комиссия кибетләре дәүләтнеке иде, хәзер алар тулысынча шәхси кулларда. Күпчелек маркетологлар якын киләчәктә комиссия сәүдә нокталары саны артачак диләр. Алар фикеренчә, халыкның керемнәре кимегән вакытта кулланылышта булган товарларга сорау эзлекле рәвештә арта барачак.
Аналитиклар да бу хәвефсез бизнес, товарны күпләп кайтарганда да сатылып бетмәс дигән куркыныч янамый диләр. Чөнки товар чагыштырмача очсыз хакка кайтарыла. Ләкин безнең илдәге икътисади сәясәтнең корылышы аларга да җиңел тормыш вәгъдә итми. Кредитларның процент ставкаларының югары үрмәләве, сәүдә үзәкләренә салынган аренда хаклары иркенләп аякка басарга мөмкинлек бирми. Кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт зур ярдәм күрсәтә дип күп еллар сөйләнелсә дә, кытыршылыклар күп әле.
Совет чорында ничек иде?
Советлар Союзында бу кибетләрдә ике төр товар сатылды. Берсе – кулланылышта булган үзебездә җитештерелгән әйберләр. Икенче төрлесе – бу кибетләрдә ватандашларыбыз чит илгә командировкаларга баргач алып кайткан товарлар сатылды. Монда Мәскәүдәге “Березка” кибетеннән һәм “Внешпосылторг” чекларына алынган товарлар да килеп ирешә иде. Алар өчен кешеләр теләсә нинди акча бирергә дә әзер тордылар. Валюта кибетләренә партия һәм дәүләт хезмәте җитәкчелегендә булган кешеләр генә керә алды. Гади кешеләр өчен нәкъ әлеге комиссия сәүдә нокталары ачылды.
Комиссия кибетләре ачуның беренче максаты хуҗалары өчен зур булмаган комиссия белән кулланылышта булган товарлар сату иде. Чынлыкта алар зур шәһәрләрдә ватандашларыбызның чит илләрдән сату өчен махсус алып кайткан дефицит товарларны сату каналына әйләнделәр. Бәяләүгә килгәндә, дәүләт органнары көчле контроль урнаштырырга тырыш–
тылар. Әйткәнемчә, ул вакытта бу сәүдә нокталары дәүләт карамагында булды. Кибет товарны кабул иткәндә үк дәүләт тарафыннан билгеләнгән комиссия проценты куярга бурычлы иде.
Район үзәкләрендә, кече шәһәрләрдәге мондый кибетләр шулай эшләделәр дип беләм. Ә менә чит илдән алып кайткан товарларны сатучы кибетләрдә чынлыкта рәсми булмаган алымнар кулланылды. Ачыклабрак әйткәндә, сатучы һәм сатып алучы арасында “астан сату” ысулы өстенлек алды. Сатучыны югары бәягә сатып җибәрә алу мөмкинлеге кызыксындырды, сатып алучының кыйммәткә булса да башка кешедә булмаган “импортный” товарны эләктереп каласы килде. Сатучы белән якыннан танышып өлгергән кешеләр товарны өстәмә хак белән сатып җибәрү өчен ала башладылар.
Автомобиль комиссия кибетләре бөтенләй “кара базар”га әйләнде. Мәгълүм булуынча, ул вакытта машина сатып алу хокукы рәсми эш урыныннан гына бирелде. Аның өчен еллар буе чиратта торырга, хезмәт алдынгысы булырга кирәк иде. Шул вакытта комиссия кибетләре “ярдәм”гә килде. Кемнең күпмегә сатканын, кемнең күпмегә алганын бер үзләре генә белде.
Себернең нефть ятмаларында, алтын приискаларында зур акча эшләүчеләр дә шуннан машина сатып алды. Шулай итеп, бу сәүдә нокталары дәүләтнеке булсалар да, аларда “астан” эш итү һәм базар хаклары хакимлек итте. Товарлар яшертен генә икеләтә, хәтта өчләтә хакка озатылды. Бүгенге комиссия кибетләрендә башка күренеш: кешеләр монда, нигездә, хаклар арзан булганы өчен килә. Сатып алу мөмкинлеге елдан-ел кими барганда, бу кибетләр күпләргә зур ярдәм булачак.
Ул 80 нче еллар яңалыгы түгел
Күпләр бу сәүдә нокталары Советлар Союзында 80 нче елларда, бар нәрсәгә кытлык вакытында барлыкка килгән дип уйларга күнеккән. Чынында алар 1917 елда, Совет дәүләте төзелгән чордан алып эшләп килә. Халыкка бик авыр чакларда аларның саны арткан, тормыш итүләре җиңеләйгәндә кими төшкән.
1917 елның көзендә хакимияткә килгән большевиклар шунда ук шәхси сәүдәне законсыз дип игълан итәләр. Шәхси кибет һәм сәүдә үзәкләре хуҗаларына эксплуатацияләүчеләр һәм спекулянтлар мөһере сугыла. Бу барлык сәүдәне дәүләтнеке итү һәм казнага керем җыю ниятеннән эшләнә. Дәүләткә салым түләгән комиссия кибетләре ачыла. Менә шушы авыр, болганчык елларда, ачтан үлмәс өчен, кешеләр кулланылышта булган әйберләрен: кием, китап, антиквариат һәм бизәнгечләрен үзләре сатарга тырышалар. Чөнки алай комиссия кибетенә тапшырганга караганда күбрәк керем алырга мөмкин була. Шул сәбәпле спекулянт мөһере сугылып күпләрнең гомере төрмәләрдә үтә.
Бөек Ватан сугышыннан соң бу кибетләрнең саны тагын арта башлый. Нәкъ шул вакытта комиссия кибетләре системасы чәчәк ата, универсальгә әйләнә һәм хөкүмәт тарафыннан да хуплана. 1948 елда ил буенча шундый 452 сәүдә ноктасы булса, 1988 елга аларның саны 3890 га җитә. Чөнки дәүләт менә шулай әлеге кибетләр аша башкарылган чит ил товарларын алып сатудан кергән акча агымын контрольдә тота, икенчедән, бу агымнар белән идарә итүче кешеләрне күз уңыннан җибәрми. ОБХСС хезмәткәрләре бу тармакны аеруча җитди күзәтү астына ала. Бүгенге көнгә килгәндә, бу сәүдә нокталары секонд-хенд кибетләре яисә таможня тарафыннан конфискацияләнгән товарларны очсызрак хакка сату хезмәтен үти.
Кешеләрнең кулланылышта
булган товар сайлавының сәбәпләре күп төрле. Ләкин ике төп сәбәп аерылып тора. Беренчесе, баерак илләргә караган сәбәп – экологияне кайгырту. Дөньяда елына якынча 100 миллиард кием җитештерелә һәм сатыла.Ә киелгән кием-салым чүпкә ыргытыла. Бу инде проблемага әверелә, чөнки полигоннар бик тиз тула. Анда ташланган кием – 40, ә аяк киеме 60 ел дәвамында череп ята. Шуңа күрә, кулланылышта
булган киемнән котылуның иң экологик ысулы– аларны икенче кулларга, ягъни комиссия кибетләренә тапшыру. Хәтта баерак кешеләр дә, әйләнә-тирәлек турында кайгыртып, шундый кием сатып ала. Бу күренеш аңлы куллану дип атала.
Икенче сәбәп – ярлы кешеләргә ярдәм итү. Күп еллар Уфада иске киемнәрне урнаштыру яки экологик эшкәртүгә кызыксыну аз булды. Еш кына аларны каты калдыклар чүплегенә озаттылар. Бүген исә Уфада иске киемнәрне тапшыру яки бүләк итә алырлык урыннар күп. Республикада секонд-хенд һәм комиссия кибетләре 87 гә җиткән дигән мәгълүмат бар.
Сорау елдан-ел арта бара, чөнки халыкның кереме кими, кием-салымга һәм аяк киеменә хаклар көннән-көн үсә. Бу шартларда күп балалы гаиләләргә аеруча авырга туры килә. Балалар һәм яшүсмерләр тиз үсәләр, аларга яңа, зуррак кием алырга туры килә. Өлкән һәм урта буын кешеләре хәтерли торгандыр, Совет чорында балалар киеме күпкә очсыз була торган иде. Соңгы елларда балалар һәм үсмерләр киеме, шулай ук аяк киеме өлкәннәрнеке бәясенә сатыла. Моны бернинди икътисад законнары белән дә аңлатып булмый, әлбәттә. Соң аларга тукыма яисә күн икеләтә, өчләтә азрак сарыф ителә бит, шулай булгач хакы да очсызрак булырга тиеш түгелме?
Моның төп сәбәбе үзебезнең ил җиңел сәнәгатен таркату, әлбәттә. Киемнәр чит илдән валютага сатып алына башлады, хаклар да шуңа карап үсә. Бүген комиссия кибетләре санын арттыру халыкка зур ярдәм була алыр иде. Анда бит чит илдән килгән сыйфатлы товарлар да сатыла. Шулай итеп, модалы киенергә яраткан яшьләр очсыз хакка билгеле бренд киемнәрен сатып алала. Комиссия кибетләренең тагын бер отышлы ягы: теләсә кем билгеле бер хак куеп үзе кимәгән киемен сата ала. Шулай итеп үзенә аз булса да акча эшли, кемгәдер ярдәм итеп куандыра. Мәсәлән, күпләребездә туган көннәргә, юбилейларга яисә башка чараларда бүләк ителгән, әмма сезгә килешмәгән яки размеры туры килмгән кием яки аяк киемнәре була. Алар өр-яңа көенә еллар буена шкафларда тузан җыеп ята. Шуларны тапшырыр урыннар күбрәк булса, үзеңә дә, кешегә дә файда гына булыр иде. Әйткәнемчә, республика Сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча бездә 90 га якын шундый кибет хезмәт күрсәтә. Минем ихтыярда булса, аларны икеләтә, өчләтә арттырыр идем. Санкцияләр аркасында Европа илләреннән күпләп кием китерү чикләнеп торган чорда, шкафларыбызны барлап, үзебезгә кирәкмәгәннәрен тапшыру мәрхәмәтлек булыр иде. Мәрхәмәтлек дигәннән, Башкортстанда мохтаҗларга, ятимнәргә, авыр тормышта яшәүчеләргә кием-салым һәм башка кирәк яраклар җыеп тапшыру даими эшләп килә, махсус фондлар оештырыла. Алдагы көндә моңа тагы да зуррак игътибар бирелер дип уйлыйм. Бүген барыбыз да бердәмлеккә мохтаҗбыз, дуслар. Бердәм һәм ярдәмчел булыйк.
Фото: ачык чыганактан