Җәмгыять
16 март 2022, 04:58

Бүген яңа машиналарга хаклар артты

Алып өлгердегезме?

Бүген яңа машиналарның хаклары арттыБүген яңа машиналарның хаклары артты
Бүген яңа машиналарның хаклары артты

Русиядә 16 марттан  “АвтоВАЗ” җитештергән барлык машиналарның хаклары арттты.

LADA Niva Legend база комплектациясенең яңа бәясе 819 мең сум (+42 мең сум),

седан Lada Granta – 728 мең сумнан башлана (+43 мең),

Lada Niva Travel внедорожнигы 1,1 млн сумга кадәр (+63 мең) күтәреләчәк.

LADA Largus 132 мең сумга кыйммәтләнде һәм автосалоннарда  хәзер ул1,2 млн сум торачак.

Моннан тыш, рәсми дилерлар тарафыннан машиналарга техник хезмәт күрсәтү бәясе дә артачак — моделенә һәм эшләрнең катлаулылыгына карап, 400 сумнан алып 12700 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк.

Менә шулай, җәмәгать. Без машиналарны көндәлек тормышта кулланылучы гадәти әйбергә тиңли башлаган идек. Болай булгач, байлык билгесенә әйләнәчәк инде ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас