Җәмгыять
16 март 2022, 13:30

8 ел бергә

Уфалылар патриотик автойөрешкә кушылды.

8 ел бергә8 ел бергә
8 ел бергә

Бүген Рус язы һәм Кырымның Русия белән кушылуы көне алдыннан, Уфада яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар активистлары инициативасы белән патриотик автойөреш булды.

Уфаның 200дән артык кешесе 40 машинада Русия һәм Башкортстан флаглары һәм акция символикасы белән Дим шоссесыннан Агыйдел күпереннән һәм Салават Юлаев проспектына кадәр маршрут буенча үтте.

Алар Дагестанская урамында урнашкан «Магнит» сәүдә үзәге каршындагы парковка җыелды. Биредә акциядә катнашучылар патриотик җырлар башкарды, бию флешмобы үткәрде, ә волонтерлар үтеп баручыларга #ZаНаших хештеглары төшерелгән наклейкалар таратты.

- Кырымның Русия белән кушылуына сигез ел тулу уңаеннан без иҗтимагый, яшьләр һәм патриотик оешмалар активистлары белән берлектә ватандашларыбызга ярдәм йөзеннән автойөреш уздырдык. Безнең ил кырымлыларны һәм севастопольлыларны ирекле сайлау мөмкинлеген сигез ел элек хуплады, һәм бүген без Донбасс халкын яклап чыктык, — дип сөйләде яшьләр сәясәте Лигасының башкарма комитеты җитәкчесе Азат Кильсенбаев.

Акция ахырында «Яшлек House» яшьләр киңлегендә «Несокрушимый» фильмы күрсәтелде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас