

14 мартта Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче кеше полициягә мөрәҗәгать итә. Ул үзенең ВАЗ-2110 машинасының Элеватор урамында калдырган җирдән югалуын хәбәр итә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре егетнең кичен 14 яшьлек дус кызы янына килүен ачыклыйлар. Фатирда аның 15 һәм 16 яшьлек дус кызлары да була. Егет фатирда кунырга кала. Иртә белән кызлар уяналар һәм мәктәпкә җәмәгать транспорты белән түгел, ә дусты машинасы белән барырга булалар, ләкин уку урынына килеп җиткәнче алар агачка бәрелеп туктыйлар. ЮХХДИ инспекторлары тарафыннан алар кулга алына һәм балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә китереләләр. Элегерәк, кызларның икесе административ җаваплылыкка тартырылган булган һәм балигъ булмаганнар бүлегендә исәптә торганнар.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ