

Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров туган ягының ялкынлы җырчысы иде.
Хәйдәр абый нәшрият, матбугат, туган як тарихын үстерүгә тырышлык салган җитәкче, җәмәгать эшлеклесе иде. Ул 1939 елның 25 июнендә Чакмагыш районы Югары Аташ авылында туа.
Район гәзитендә 27 ел (1975-2002) мөхәррир булды. Гәзитнең һәр саны кызыклы, фәһемле, дөреслеккә тәңгәл мәкаләләргә бай булырга тиеш, ди иде. Хәйдәр Фәйзрахман улы оештырган «Яшь хәбәрчеләр» мәктәбендә укучылар - каләм тибрәтүче балалар – махсус программа нигезендә укып, таныклык алып чыкты. Биредә канат ныгытканнар арасында республика гәзит-журналларында эшләүче, зур исемнәргә лаек булучылар шактый.
Мөхәрриребез тырыш кешеләрне хөрмәт итте. Гәзитне күзәтеп баручылар күп булды. Цензура көчле иде. Әлбәттә, тәнкыйтьне кабул итмәүчеләр, хәтта янаучылар да булды. Андыйларга мөхәррирнең сүзе катгый иде. Әмма үзенең кул астында эшләгән кешеләргә ул шартлар тудырырга тырышты, бервакытта да тавыш күтәреп эндәшмәде. Кимчелекләребез, җитешсезлекләребез булса, тәүдә сәбәбен ачыклар, аннан тыныч кына аңлатыр, кисәтер, эзгә төшерер иде. Гомумән, читләрдән сүз әйттермәде, курчалап калырга омтылды. Хәтеремә бер вакыйга уелып калган.
«Чәрмәсән» токымлы кошчылык фабрикасының ныгынып, киңәеп килгән чагы иде. Чебеш чыгару һәм йомырка җитештерү буенча планны арттырып үтәгәннәр. Беренче секретарь күчмә Кызыл Байрак тапшырды. Мин төнлә утырып бер битлек материал яздым. Әмма байракны кем тапшыруы турында әйтмәдем. Гәзит чыккан иртәдә үк мөхәррирне «утлы таба»да биетә башладылар. Минем гаеп өчен, әлбәттә. Моңа кадәр Федоровка район гәзитендә эшләгәнлектән, үзебездәге тәртипне белеп бетермим. Бераздан Хәйдәр абый мин утырган бүлмәгә керде дә: «Сәгать унда бюрога төшәбез. Каршы сүз әйтмә, мин гаепле, башкача алай эшләмәм, дип кенә тор, җиңелрәк котылырбыз», – диде.
Әйтелгән сәгатькә редакциянең барлык коммунистлары һәм мин – гаепле кеше – райком бинасына килдек. ...Ниһаятъ, берничә кеше ишектән кызарып-бүртенеп чыккач, безне чакырдылар. Тәүдә Хәйдәр абыйны бастырдылар. Ул акланып берничә җөмлә әйткәннән соң мине бастырдылар. Аның кисәтүен исемнән чыгарганмын. Бәхәсләшеп китә торган гадәтем бар, телемә килгән сүзләрне тезә башладым: «Федоровкада эшләгән чакта беренче секретарь Святослав Шемагонов: район гәзите – беренченең кайда йөрүен язу урыны түгел, безнең эшебез шул, әнә шул җөмләләр урынына алдынгылар турында күбрәк язсагыз иде, дип әйтә иде. Үземә шуннан нәтиҗә ясаган идем, – дип бюрочыларга сөйләдем дә, соңыннан: «Мин кайсы районда ничек булырга тиешлеген белмим. Ярар инде, сезгә ошамагач, башкача бер дә алай язмам», –дип йомгаклап куйдым. Ни гаҗәп, беркем бер ни әйтмәде. Ә мөхәррирне алып калдылар, безне чыгарып җибәрделәр. Бездән соң ни булгандыр – Хәйдәр абый әйтмәде, ә минем сорыйсым-беләсем килмәде. Аңа нинди авырлык китерүемне соңыннан гына аңладым. Хәйдәр аганы без үсмер еллардан беләбез. Аның кулыннан комсомол билеты алдык. Мәктәп елларында «Хәбәрчеләр мәктәбе»нә йөрдек. Комсомол райкомында аның ничек эшләве турында хәбәрдар идек без. Көн үткәнен генә түгел, төн җиткәнен дә сизми, яшь буын белән ихлас бирелеп эшләгән егәрле еллары иде аның. Яшьләргә чаралар да, күбесенчә, кичен оештырыла. Гәзит эше дә бик тынгысыз, иртән чыгып киткәндә нинди сәгатьтә кайтасы билгесез. Хәйдәр абыйны Фәһимәсе күңел җылылыгы белән, ашларын суытмый көтеп алды. Эштәге шатлык-борчылуларны уртак итте алар. Әйе, сайлаганы саф алтын, юк-барга чәпчеп үзәгенә үтмәде, иплелеге, уңганлыгы белән яраттыра белде, кирәк чакта фикердәш тә, киңәшче дә булды. Яшьлек вәгьдәләренә гомер буена тугры калган пар булды алар. Уллары Айдар, кызлары Эльзаны тәрбияләп үстерделәр, оныклар сөю, уңышларына сөенү бәхетенә дә ирештеләр.
Мөхәррир буларак, гәзитнең ролен күтәрүне төп бурычы – намус эше итеп куйды. Шуңа да республика журналистлары арасында һәрвакыт алдынгылыкны тоттык. Хәлебезгә керә белүе эшебезне нәтиҗәле, өметле-мәгънәле итте. Яшәү шартларын яхшыртуга да күп көч салды, мохтаҗларны фатирлы итте. Бүген редакция коллективы Хәйдәр ага төзеткән ике катлы бинада хезмәт сала. Бу эштә үзебезнең дә өлеш керде. Хәйдәр абый үзе дә кулыннан эш коралын төшермәде. Хаклы ялга чыккач та берничә ел эшләде ул. Актив җәмәгатьче булып калды, район сабантуйларын да аның кебек итеп алып барырдайлар юк иде. “Хәйдәр тавышын ишетергә, ат чабышын карарга гына барабыз”, – диючеләр дә очрый иде. Сәламәт яшәү рәвеше белән дә райондашларына үрнәк булды. Спорт аның гомерлек дусты булды. Кышларын чаңгыда бергәләп тә йөрдек. “Игенче” гәзите призына район яшьләренең чаңгы ярышын оештыру традициягә әйләнде. Карлар эреп, җирләр кипшенү белән велосипедында җилдерде.
Тынгысыз күңелле кеше, хаклы ялга китсә, эч пошудан ни кылырга белмәс инде дип уйлаган идек, ялгышканбыз. Аның тик торган чагы булмагандыр да. Архивлардан, очрашулардан кайтып кермәде ул, гомеренең соңгы сәгатенә кадәр кулыннан каләмен төшермәде, чәмләнеп иҗат итте. Гүя, туган халкын данлаган китапларны – кыйммәтле мирасны калдырырга ашыкты. Хәйдәр ага егермедән артык китабын улы – дәвамчысы Айдар белән бергә язып-бастырып чыгарды. Алтыннан да кыйммәтрәк хезмәте райондашларның гаилә китапханәләреннән урын алды.
Хәйдәр Басыйровның гомере бәйгеләрдә чапкан ат кебек үтте. Ул онытылырлык шәхес түгел! Ул калдырган хезмәтләрнең кадере еллар үткән саен арта гына барыр!
Рәзифә Сәхапова, Русия һәм Башкортстан журналистлары берлекләре әгъзасы.